Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Русиянең элекке министры Михаил Лесин үлеме сәбәпләрен игълан итте


Элекке матбугат министры Лесин
Элекке матбугат министры Лесин

АКШ мәхкәмә-медицина тикшерүчеләре миллиардер һәм президент Путинның элекке киңәшчесе Михаил Лесин "тупас әйбер белән сугудан үлгән" дип белдерде. Аның улы Һоливуд фильмнарына акча бирүче финансист.

Русиянең элекке матбугат министры, миллиардер һәм Владимир Путинның киңәшчесе Михаил Лесин "муены, тәне, куллары һәм аякларына сугудан үлгән" дип белдерде Вашингтон тикшерүчеләре.

Лесин үз үлеме белән үлгән дигән мәгълүмат моннан соң дөреслеккә туры килми, дип яза New York Times. Басма язуынча, Вашингтонда Лесин Dupont circle исемле кунакханәгә кайтыр алдыннан кем беләндер сугышкан булырга мөмкин.

Тикшерү дәвам итә. Русия тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Мария Захарова Вашингтоннан Лесинның үлеме турында өстәмә мәгълүматлар көткәнен белдерде.

57 яшьлек Лесинның мәете узган елның 5 ноябрендә Вашингтон үзәгендәге кунакханәнә бүлмәсендә табылды. Аның коралдан атып үтерелмәгәне генә хәбәр ителде. Лесин үлеме турында әлегә кадәр башка төрле мәгълүмат юк иде. Аның гаиләсе журналистларга Лесинның йөрәк өянәгеннән үлгәне турында белдергән иде.

1999-2004 елларда матбугат министры булган Лесин Кремль контролендәге Газпром-Медиа мәгълүмат һолдингын җитәкләде һәм Русиянең чит илләргә тапшыручы Russia Today (RT) телевидение каналын оештырды. 2014 елда Лесин "гаилә сәбәпләре" дип, Медиа һолдинг җитәкчелегеннән китте. Шул ук елны АКШ сенаторы Лесинның Лос Анҗелеста миллионлаган долларга йортлар сатып алуын тикшерүне сорап АКШ Юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итте. Милек теркәү идарәсе мәгълүматларына караганда, Dastel исемле ширкәт 2011 елның августында $13.8 миллионга 1.208 м2 йорт һәм 2012 елда $9 миллионга 985 м2 йорт сатып алган. Азатлык радиосы Калифорния штаты Югары мәхкәмәсенә Dastel ширкәте турында мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итте. Ширкәтнең бердәнбер хуҗасы Лесин булуы ачыкланды. Ширкәткә 2011 елда Калифорниядә теркәлгән.

Лос Анҗелестан ерак түгел теркәлгән тагын ике кыйбатлы вилла Лесин гаиләсенеке. Аның улы Антон Лесин Һолливудның Вуди Аллен, Джон Туртурро, Арнольд Шварцнеггер һәм Брэд Битт кебек йолдызлары төшкән иң танылган берничә фильмына акча биргән.

XS
SM
MD
LG