Accessibility links

Кайнар хәбәр

Провокацияләргә карамастан Касьянов Татарстанга килде


Касьянов Казанда журналистлар белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:04 0:00

Касьянов Казанда журналистлар белән очрашты

Русиянең элекке премьер-министры, оппозициядәге ПАРНАС фиркасе рәисе Михаил Касьяновның Татарстанга сәфәре башка төбәкләрдә шикелле үк торт атырга тырышучы активистлар һәм сайлау алды вәгъдәләре белән үтте.

Казанда 11 март көнне Русия оппозициясе вәкилен кабул итәргә ризалашкан "Мираж" кунакханәсе баскычында ук килүчеләрне "Goodbay ПАРНАС"," АКШ агенты", "Миша 2%" һәм башка шундый мөхерләр сугылган "Демократия багажы" дигән олы чемодан каршы алды.

Килеп керүгә матбугат-очрашуы үтәсе бүлмә алдында Казандагы берничә эре ширкәтнең тортлары, бәлешләре, чәк-чәкләре, төрле татлы ашамлыклардан торган күргәзмә оештырылган иде. Тортларның иң зурысы ясалма иде, калганнары - чын. Кемнең тортларга заказ биргәнен татлы тулы өстәл янындагы хатын-кыз хезмәткәрләр аңалата алмады.

Касьяновка башка шәһәрләрдә торт атуларын искә алып, Казанда каршы алуны тамаша кылырга күп кенә фотохәбәрчеләр җыелган иде. Алардан тыш ПАРНАС җитәкчесен бер төркем яшьләр көтеп торды. ПАРНАС фиркасе вәкилләре әйткәнчә, чемодан да, бу яшьләр дә, Касьянов артыннан Петербур, Волгоград, Түбән Новгородка да барган. Казандагы очрашуга да килеп җиткән.

Матбугат очрашуы алдыннан өч-дүрт егет күргәзмәдән торт кисәкләрен алып, бер кисәкне дә капмыйча, уртага басып, Каcьяновның килеп чыгуына әзерләнеп куйды. Ул күренгәч, "Михал Михайлович, торт телисезме?" дип атырга теләгәннәр иде, әмма аларны ПАРНАС яклы башка төркем яшьләре этеп җибәрде, этеш-төртеш башланды, Касьяновның сакчылары аны бик тиз аерым бүлмәгә кертеп җибәрде.

Касьяновны Казанда торт белән каршы алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Бу вакыйгадан соң фотохәбәрчеләрнең күпчелеге кайтып китте, тортлар күргәзмәсе җыена башлады, матбугат очрашуына берничә бәйсез мәгълүмат чаралары вәкилләре генә калды.

"Татарстан - бик мөһим төбәк"

ПАРНАС башлыгы Михаил Касьянов гадәттәгечә Путин хакимиятен тәнкыйтьләп кенә калмыйча, республика өчен мөһим берничә мәсьәләгә фикерен белдерде. Касьяновның бу сәфәре әлеге фирка нигезендә оештырылган демократик коалициянең "Үзгәрешләр дулкыны" дигән кампаниясе кысаларында оештырылды.

Әлеге кампаниянең максаты - Русия Думасында фракция оештыруга ирешү дип әйтелде. Шул максатка ярашлы рәвештә Касьянов ПАРНАС вәкилләренең Татарстан җирлегендә үтәчәк сайлауда актив катнашачагын игълан итте.

"Татарстан - бик мөһим төбәк, мондагы халыкның ничек тавыш бирүе Русиянең киләчәген билгеләячәк", дигән белдерүдән башлап җибәрде ул.

Касьяновның матбугат очрашуы
Касьяновның матбугат очрашуы

"Бөтенесе дә катып калган дип уйламагыз, 18 сентябрьдә демократик фикерле кешеләр сайлау урыннарына килеп тавыш бирсә, без бу илдә үзгәрешләрне башлый алачыкбыз. Безгә инкыйлаблар кирәкми. Русия Думасында фракция оештырып, без йомшак кына үзгәрешләрне башлаячакбыз, илнең юнәлешен үзгәртәчәкбез", диде ул.

Михаил Касьянов ПАРНАСның 2017 елда җирле парламент сайлауларында да, 2018 елда президент сайлауда да катнашачагын белдерде.

Шул ук вакытта фирканең Татарстандагы җитәкчесе республикада административ ресурсның көчле булуын искә алып, бу шартларда күп тавыш җыя алмачагын да фаразлады.

11-12 март көннәрендә ПАРНАС җитәкчесе Казанда, яшәгән кунакханәдән чыкмыйча гына җирле эшмәкәрләр һәм фирка тарафдарлары, фикердәшләр белән очрашып сөйләшергә җыена. ПАРНАС җитәкчесе сөйләгәнчә, фирка сайлау алды көрәшен күбесенчә зур шәһәрләрдә һәм демократик карашлы кешеләргә таянып алып барырга җыена. Алар русиякүләм танылган кешеләрне дә җәлеп итергә тели.

Фирканең Татарстандагы вәкиле Марсель Шәмсетдинов фирка исемлеге төзелүен хәбәр итеп, ПАРНАСны таныту максатында үз урынын русиякүләм билгеле эшмәкәрләргә дә бирергә әзер булуын белдерде. Ике җитәкче дә теләгән һәркемне ПАРНАСның праймеризында катнашырга чакырды.

"Минем килүем Татарстан өчен бәйрәм ахрысы"

Касьянов Казанда тортлар белән каршы алуны искә алып, аңа карата һөҗүмнәр, каралау артында гади генә активистлар түгел, хакимиятләр тора дигән фикер әйтте.

"Миңа Инстаграмда да сезнең килүегезгә әзерләнәбез, татлы ашамлык җитештерүчеләр тулы куәтенә эшли дип язалар. Минем килүем - бәйрәм кебек ахрысы", диде ярым шаярып белдерде ул.

Касьяновның бу сәфәре вакытында җирле эшмәкәрләр, активистлар, ПАРНАС һәм башка фиркаләрнең җирле вәкилләре белән очрашулар, сайлауга планнарны килештерү каралган.

"Мираж" кунакханәсе алдында Касьяновны көткән чемодан
"Мираж" кунакханәсе алдында Касьяновны көткән чемодан

Матбугат очрашуында Русия күләмендә һәм Татарстанда да оппозиция фиркаләренең бергәләп сайлауга чыгу мөмкинлеге хакында сораулар яңгырады. Касьянов, Мәскәүдә бергәләп эшләү тәкъдименә "Яблоко"дан җавап көтәбез, диде. Марсель Шәмсетдинов, үз чиратында Казанда "Яблоко" фиркасе, Навальный тарафдалары да, башкалар да - барысы бергә берләшеп эшли һәм шундый ук хәлне Мәскәүдә дә күрергә теләвен белдерде.

Кырым мәсьәләсенә килгәндә, Касьянов хакимияткә килгән очракта, аннексиядән соң канунилыкны торгызыр идем, Донбасста да сугышуны ике көндә туктатыр идем дигән белдерүләр ясады.

ПАРНАС җитәкчесе Чаллыдан килгән хәбәрче сорауларына җавап биргәндә Төркия белән аралар бозылу мәсьәләсенә дә фикер белдерде.

"Русия очкычын бәреп төшереп, алар дөрес эшләмәде, әмма Русия җитәкчесенең икътисадка зыян китереп, җәза бирүе, шулай ук дөрес адым түгел. Төркия белән араларны торгызырга кирәк. Бу хәл өчен җаваплылык ике ил җитәкчесендә", диде ул.

Матбугат очрашуыннан соң Касьянов киң җилкәле тән сакчылары озатуында тиз генә бүлмәдән чыгып китте. Элегрәк торт тоткан егетләр, аны лифт янындагы мәйданчыкта да, урамда да сагалап йөрде.

XS
SM
MD
LG