Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Тинчурин, Петербурда Камал театры гастрольләре узачак


Уфада Тинчурин театры өч, Петербурда Камал театры алты спектакль күрсәтәчәк.

5-7 апрельдә Уфаның «Нур» татар театры бинасында Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры гастрольләре булачак. Татар конгрессы сәхифәсе хәбәр итүенчә, 5 апрель- Ш.Фәрхетдиновның "Эх, алмагачлары!" комедиясе, 6 апрель- Х.Вахитның "Туй алдыннан" моңсу комедиясе, 7 апрель- И.Мәхмүтованың "Күрәсем килгән иде…" мелодрамасы булачак.

Шулай ук 5-10 апрелендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Петербур шәһәрендә Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театрының төп сәхнәсендә гастрольләре үтәчәк. Бу соңгы 25 ел эчендә Русиянең мәдәни башкаласында камаллыларның беренче гастрольләре. 110нчы юбилей сезонында Камал театры Петербурга алты спектакль алып бара: 5 апрель — театрның “йөзек кашы” булган “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачыла.

6 апрель – 109 сезонның шаулы премьерасы режиссер Фәрит Бикчәнтәевның Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән “Хуҗа Насретдин” спектакле. Төп рольдә – Фәнис Җиһанша.

7 апрель – тамашачыларның иң яраткан спектакльләренең берсе – Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”.

8 апрель – 2016 елның февралендә премьерасы булачак Ж.-Б. Мольерның «Дон Жуан» спектакле.

9 апрель – Галиәсгар Камал пьесасы нигезендә эшләнгән «Банкрот» комедиясе.

10 апрель – Илгиз Зәйниевның "Бабайлар чуагы" спектакле каралган.

XS
SM
MD
LG