Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динара Садретдинова: "Ислам турында тапшырулар интернетта чыгачак"


Динара Садретдинова
Динара Садретдинова

"Россия 2" телеканалында 13 ел ярым эшләгәннән соң “Мөселманнар” проекты ябылды. Аны төрле милләт кешеләре, барлык мөселманнар яратып карый иде. Тапшыру авторы Динара Садретдинова, ислам темасы интернет сәхифәләрдә дәвам итәчәк, ди.

Тапшыруда ислам темасыннан башка, исламны тоткан һәр милләтнең гореф-гадәтләре, традицияләре турында да сөйләнә иде. "Азатлык" хәбәрчесе тапшыруның ябылу сәбәпләре хакында тәфсиллерәк мәгълүмат алыр өчен тапшыруны алып барган Динара Садретдиновага мөрәҗәгать итте.

– Динара ханым, ни сәбәпле "Мөселманнар" програмы эфирдан югалды, шул турыда әйтегез әле?

– Мин берничә сәбәпне әйтеп үтәр идем. Шуның беренчесе – кризис. Аннан соң безнең тапшыру каналга бер тиен дә керем китергән тапшыру түгел. Аның чыгымнарын тулысы белән бюджет акчасыннан түләделәр.

– Кайбер каналлар, тапшырулар дип әйтергә була, рекламадан кергән акчага яши. Сезнең програмда нигә реклама юк иде?

– Әйе, безнең програмда реклама юк иде. Беренче сәбәбен тапшыруның эчтәлегенә күрә әхлакый принциплардан чыгып эшләнде дисәк, икенче сәбәбе дип безнең тапшыруның бик кыска вакытлы булуын да исәпкә алырга кирәк. Чөнки реклама бирер өчен 19 минут тапшыру узарга тиеш, канун буенча. Ә безнең барлык тапшыруга чиста вакыт барлыгы 13 минут бирелгән. “Әссәмәгаләйкүм” дип әйтергә өлгермисең, шул арада “Вәгаләйкүм әссәләм” дип әйтер вакыт җитә. Кайда куясың ул рекламаны? Безнең програм тулысы белән Русия телеканалы акчаларына алып барылды. Бу тапшырулар өчен бернинди ислам оешмалары ягыннан акча кертүләр булмады. Шуның өчен үзләре ачталар да, үзләре яптылар дип әйтергә була.

– Һәр атнаның җомгасында иртәнге тугыздан алып 15 минут эчендә алып барыла торган "Мөселманнар" програмына халык ияләнгән иде инде. Канал бу програмны ябып, күп акчаны янга калдырмы икән?

– Безне генә япмадылар, безнең белән бер вакытта “Тыныч йокы, нәниләр” програмы да ябылды. Ул програм безгә караганда да дәвамлы чыккан програм иде.Әле кайберәүләр безнең програм ябылганын аңлап та бетермәделәр. Аны һаман да эшли дип уйлыйлар. Чөнки кыска вакытлы бит. Ләкин шул вакыт эчендә безнең програм телевизор караучыларның 25%ын үз янына җыя иде. Безнең рейтенг бик югары иде. 25% тамашачы ул миллион ярым кеше белән исәпләнә. Әлбәттә, тапшырулар башланганда. 14 ел элек безне төрле вакытка куялар иде. Иртән бик иртә дә эфирга чыктык, хәтта җомга намазы вакытына туры килгән заманнар да булды. Әлбәттә ул бездән тормады, ничек куялар инде җитәкчеләр, шуңа буйсынасың. Ләкин җомга намазы вакытына туры килү бу соңгы чик иде, без ризасызлыкны белдергәч, безне иртәнге 9га куя башладылар. Ул вакытта беренче каналда яңалыклар бара. Шулай булуга карамастан без бик күп тамашачыларны җыя идек. Безнең програм ислам белән бергә мәдәни-агату програмы да иде. Безне бит мөселманнар гына түгел, башка дин, башка милләт кешеләре дә карый иде.

– Шундый югары рейтинг, тамашачы да күп карый, нигә соң канал үзе бу програмны саклап калыр өчен бер чара да күрмәгән?

– Әлбәттә, кызганыч, чара күрүче булмады. Безнең команда әле бәлки культура каналында өч дингә – ислам, православ, яһүди диннәренә багышлап тапшыру програмы эшләргә булыр дип тәкъдим иткән идек. Анда бит “Ныне” дип аталган шуңа охшаш програм булып алган иде. Шул форматта саклап була тапшыруны дип әйткән идек. Ләкин хәзер бит православларның берничә програм барлыкка килде .”Спас”, “Минем шатлыгым”. Мөселманнар өчен берни дә юк. Шулай дисәм дә “Мөселманнар” програмы ябылган вакытта безне өметләндерделәр. “Русия 24” каналында ислам турында аерым бер програм булачак дип вәгъдә иттеләр. Сентябрь аеннан кастинг – сайлап алулар башланды. Ләкин миңа баштан ук, бу тапшыруга сезне алмаячакбыз, чөнки безгә алып баручы ир кеше кирәк булачак, диделәр. Ләкин ул имеш-мимешләр шуннан ерак китмәде. Әкренләп сүнде. Шул програм ябылган вакытта безнең өчен бик авыр булмасын дип уйлап таптылар бугай ул яңа програм хакында. Нәрсә әйтергә дә белмәссең, хәзер бу турыда сүз юк, бетте.

– Динара ханым, берничә ел бит инде, мөселманнар өчен Дини идарә махсус телевидение каналы булдырачак дигән сүзләр йөри. Сез ул турыда ишеткәнсездер дип беләм. Аның киләчәге ничек соң, булачакмы ул канал?

– Әйе, мин дә ишеткән идем ул турыда. Без көтәбез аны. Ул мәсьәлә белән Фәрит Фарисов шөгыльләнгән иде. Ләкин аңа рөхсәт бирмәделәр бугай, төгәл генә әйтә дә алмыйм. Ләкин минем белән бергә эшләүчеләр әле мөселман програмының киләчәге турында өметләрен өзмиләр. Интернет вариантын эзерлиләр. Безнең програм кызыклы програм иде бит ул. Аны ташлап китү кызганыч. Без мөселман халыклары төрле милләт булуыбыз белән дә бере-беребезгә бик кызыклы бит! Әле хәзер дә мөселманнар белән очрашкан вакытта безнең програмны караучылар миңа: “Сез безнең өчен туганыбыз кебек инде!” диләр. Кайберәүләр: “Мин сезне балачактан бирле карыйм!” дип тә әйтә.

– “Мөселманнар”програмы сезнең төп эшегез иде. Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез? Һөнәрегез буенча сез кем?

– Аллага шөкер, “Мөселманнар” тапшыруы темасын интернет сәхифәләрендә дәвам итәргә чакырдылар. Анда ислам темасы күбрәк булыр дип уйлыйм. Ләкин ул барыбер мәдәни-агарту програмы булып калачак. Догада торыгыз, мин моны бик телим. Аннан соң гражданлык журналистика мәктәбенә укытырга чакырдылар. Ул да эш. Хәзерге яшьләр үзләре өстендә күп эшлиләр. Кайберәүләр хәтта риторика дәресләре ала. Үз-үзеңне тоту, әңгәмә алып бару мәдәнияте. Мин андый дәресләр дә бирәм. Мин бит театр академиясен тәмамладым, ГИТИСны. Аның да әле музыка театрларында эшли торган артист профессиясе миндә. Мин җырлый идем. Ләкин бишенче курста яулык ябып йөри башлагач, җырлы тамашаларның минем өчен булмавын аңладым. Мине тагы бер югары белемем бар. Мин лингвист. Русиянең журналистлар берлеге әгъзасы да.

Әле бу көннәрдә Дини идарәгә бәйгегә килгән шигырьләр укырга йөрим.10 ел инде пәйгамбәрнең туган көненә багышлап шигъри бәйге игълан ителә. Быел ул бәйге беренче тапкыр Мәүлеттән аерым уздырыла. Анда бик күп шигырь килгән. Шуның бишесен сайлап алганнар. Тамашачылар соравы белән Дини идарә танылган кешеләр сөйләвендә бу шигырьләрне үзенең интернет сәхифәсенә урнаштырачак. Быелгы бәйге “Мәчетләр – Алла йортлары” дип атала. Ул шигырьләрне Ринат Ибраһимов, Егор Кончаловский, Камил Ларин, Илдар хәзрәт Әләүтдинов тә укый.

– Динара ханым, Сез татар гаиләсендә туган татар кызы. Туган телне ни дәрәҗәдә беләсез?

– Туган тел минем җанымда утыра. Мин инде Мәскәүдә туган дүртенче буын булсам да, безнең өйдә татарча сөйләшәләр. Әбиләр, әниләр. Мин үзем бик яхшы беләм дип мактана алмыйм. Ләкин тартылам туган телгә, туган якка. Инде берничә ел рәттән апам һәм аның балалары, үземнең кызым белән әтиемнең туган ягы Түбән Новгород өлкәсендәге Петрякса авылына кайтабыз. Анда кайткач, күңелдә нинди халәт булганын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Балалар да бик яраталар анда кайтырга. Минем шундый бер кагыйдәм бар – узганнардан бер нәрсә дип тә үкенмәскә! Ләкин туган телне яшь чактан ук яхшы өйрәнмәгәнемә бик үкенәм. Шуңа күрә балама өйрәтергә тырышам. Җан тартмаса, кан тарта дип юкка гына әйтмиләр бит.

Динара Садретдиновага үзләренең хөрмәтен күрсәтеп, Татарстан, Карачай-Черкес, Дагыстан республикалары “атказанган артист” исемен биргәннәр, ул шулай ук Ингушетия республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дә.

XS
SM
MD
LG