Accessibility links

Тимерҗанова: "ТНВның мәгълүмати тапшыруларында беркадәр торгынлык бар"


Мәдинә Тимерҗанова. Татар-информ фотосы
Мәдинә Тимерҗанова. Татар-информ фотосы

Татарстан Яңа Гасыр җитәкчесе урынбасары Мәдинә Тимерҗанова "Хәбәрләр" һәм "Новости" бүлекләрендә эшләүчеләрне ни өчен өч айлык килешү төзергә мәҗбүр итүләрен аңлатты. "Максатыбыз – яңалыкларны тагын да профессиональрәк итү", ди ул.

Татарстан Яңа Гасырда (ТЯГ) үзгәрешләр. Бер яктан, урысча яңалыклар – "Новости"ны алып баручыга кастинг үтсә, икенче яктан, татарча "Хәбәрләр" һәм "Новости" бүлекләрендә эшләүчеләр белән өч айлык килешү төзиләр. Озын мөддәтледән баш тартып, өч айлык килешүгә ризалашмаучы хезмәткәрләр дә бар.

ТЯГ җитәкчесенең мәгълүмати тапшырулар урынбасары Мәдинә Тимерҗанова Азатлыкка, өч айлык килешүгә күчүне хезмәткәрләрнең үзләре ягыннан үсәргә теләкләре бармы икәнне белү өчен эшләнде, дип белдерде.

"Без беркемне дә эштән җибәрергә дигән максат куймадык. "Хәбәрләр" бүлеге тулысынча эшли. Монда конкрет аерым бер кешеләргә генә сорауларыбыз бар безнең. Алар берничә генә. Өч ай "без үз һөнәребезгә лаеклы", "без яхшы эшлибез" дигәнне дәлилләү өчен җитәрлек вакыт. KZN каналыннан хезмәткәрләрне ТЯГга күчерү булмаячак. Аның кирәге дә, планыбызда да бу юк", ди Тимерҗанова.

Аның сүзләренчә, кадрлар бүлегенә барып килешүләрне үзгәртүгә кадәр ул барлык хезмәткәрләрне дә җыеп аңлаткан, килеп туган сорауларга җавап биргән. "Үз эшен яраткан һәм җиренә җиткереп башкарганнарга монда борчылыр әйбер юк", ди ул.

Барлык хезмәткәрләрне дә өч айлык килешүгә этәреп, күпләрне борчуга салганчы, һөнәри яктан ширкәткә туры килеп бетмәгәннәрне генә җитәкчелеккә чакырып сөйләшү кулайрак булмас идеме? Азатлык әлеге сорауны да Тимерҗановага юллады.

"Эшләргә теләүчеләрдә бер генә сорау да тумады. Алар шунда ук гаризаларын яздылар. Үз карашларын ачыктан-ачык белдергәннәргә мин бик рәхмәтлемен. Бу шулай ук безгә мәгълүмат булып тора. Әгәр йомшак урын бар икән, ул шулай ук күренә. Ниндидер ачлык турында сүзләр һәм башкаларга килгәндә, алар киреләнеп калучылар. Ә нигә аларга бу яңалыкны хупламаска? Кирелек бернәрәсәне дә үзгәртмәячәк, хезмәт хакларын да һәм сюжетлар өчен өстәмә акчаларны да", ди Тимерҗанова.

"Яңалыкларның рейтингын күтәрү кирәк"

Җитәкче алга таба ТЯГда хәбәрләрнең профессиональ яктан яхшы эшләнгән булуын тели. "Монда беркадәр торгынлык (застой) бар. Репортажлар, сюжетлар ясауны да арттыру кирәк. ТЯГ республика каналы булганга, яңалыкларның рейтингын күтәрү кирәк, алар төп хәбәрләр булырга тиеш. Яңалыклар – иҗади төркемнең җимеше. Максатыбыз – тапшыруларны тагын да профессиональрәк итү", ди ул.

Халык тапшыруларда проблемнарның чишелүен, җитешсезлекләрнең күбрәк яктыртылуын, мәнфәгатьләре кайгыртылуын көтә. Алга таба ТЯГда өстән төшкән, хакимиятләрне күрсәткән яңалыклар күбрәк булачакмы, әллә проблемнарга күбрәк урын биреләчәкме?

"Мин һәрвакыт теге ягы да, бу ягы да булсын дигән карашта. Без республиканың дәүләт каналы буларак, һичшиксез хакимиятләрнең ни белән шөгыльләнгәнен яктыртырга тиеш. Килешерсез, аны төрлечә яктыртып була. Үз темаларын тапкан һәм аны күтәргән журналист кына чын журналист була. Аннан да кала, кешеләр үзләре дә безгә килеп проблемнары турында сөйли. Аларның ничек яктыртылуы бигрәк тә мөһим. Һәр теманың яшәүгә хокукы бар, әмма язмада низагтагы барлык яклар да һәм белгеч фикере дә күрсәтелергә тиеш", дип белдерде Тимерҗанова.

12 март көнне ТЯГда "Новости" тапшыруларын алып баручыга кастинг үтте. Тимержанова сүзләренчә, 150 кеше телевидениедә эшләргә теләк белдергән булган, яртысын кире какканнар. Шимбә 75 кеше бәйгегә чыккан. "Алар арасыннан иң күп дигәндә 10-15 генә чираттагы турга үтәр дип уйлыйм. Без сайтта да сайлау мөмкинлеге тудырачакбыз", ди Тимерҗанова.

Бүген күп кенә каналлар журналист булып эшләгән, инде танылганнарны, төрле сюжетларны бәйләү осталыгына ияләрне, дөнья яңалыкларын да, төбәкнекен дә яхшы белгәннәрне алып баручы итеп куя.

"Бу яхшы күренеш, мин аны хуплыйм. Журналист та алып баручы була ала. Безнең профессиядә барсы да мөмкин. Иң әһәмиятлесе, ул заманча, акыллы, иҗади, креатив һәм үз һөнәрен бик яраткан кеше булырга тиеш. ГТРКда әгәр син корреспондент һөнәрен белмәсәң алып баручы булып эшли алмыйсың. Яңалыкларны бары тик аларны яхшы белгән кеше генә тәкъдим итә ала", ди Тимерҗанова.

Узган атна ахырында "Хәбәрләр" һәм "Новости" бүлекләрендә эшләүче журналистлар, операторлар ширкәтнең кадрлар бүлегенә чакырып моңа кадәр булган озын мөддәтле килешүләреннән баш тарту турында гариза яздыру һәм өч айлык килешүләр төзүгә карата Азатлыкка борчылу белдергән иде.

"Өч айдан соң нәрсә буласын беребез дә белми. Күрәсең, KZN каналыннан килгән яңа җитәкчеләр безне эштән җибәреп, әлеге канал хезмәткәрләрен алырга җыена. KZNны бетә икән дип тә сөйлиләр", дигән иде алар.

KZN телеканалын оештырган һәм ун ел аның җитәкчесе булган Мәдинә Тимерҗанованың 20 гыйнварда ТЯГның генераль директоры урынбасары итеп билгеләнүе медиа өлкәсендә көтелмәгән хәл буларак бәяләнде. Аннары бер ай да узмады, KZNнан "Адымнар" тапшыруын алып барган Сәрия Хәбибуллина ТЯГга килде. Ул татарча "Хәбәрләр" һәм урысча "Новости" бүлекләренең башлыгы итеп куелды.

XS
SM
MD
LG