Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Мәгариф. Татар теле” журналы нәшер ителә башлады


Казанда "Мәгариф. Татар теле" журналы нәшер ителә башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

Март аенда Казанда татар теле укытучылары өчен “Мәгариф. Татар теле” журналының беренче саны басылды. Журнал “Мәгариф” редакциясенең дәүләтнеке булмаган керемнәре хисабына чыгарыла диде баш мөхәррир Илдар Миргалимов.

Русиядә укытучылар өчен аерым махсуслашкан басмалар барлыкка килгәндә, татар укытучылары өчен андый вакытлы матбугат юк иде. 2014 елның сентябрендә “Мәгариф. Татар теле” журналының электрон варианты булдырыла. Мәгариф редакциясе мөдире Илдар Миргалимов сүзләренчә, Мәгариф журналында гына татар теле укытучыларының барлык ихтыяҗларын канәгатьләндереп булмаган, шуңа күрә журналны басма рәвештә нәшер итәргә булганнар.

Ике телдә чыгучы Мәгариф журналыннан аермалы буларак, “Мәгариф. Татар теле” бары тик татар теле укытучыларына гына юнәлтелгән: татар телен уку-укытуда алдынгы тәҗрибәне яктырта, гамәли, методик, һәм дидактик материаллар тәкъдим итә, татар теле белеменә бәйле катлаулы очраклар турында укытучыларга хәбәр итә.

Журнал басма рәвештә чыга башласа да, аның электрон варианты сакланачак. Ул шулай ук чирек елга бер тапкыр чыгачак.

“Укытучыларның сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Яшьләргә электрон вариант белән эшләү җиңел булса, консерватив, олы буын укытучылары өчен журналны кулга алып, битләрен ачып карау үзе бер рәхәтлек бирә”, ди Миргалимов.

“Мәгариф. Татар теле” журналы “Мәгариф” журналистлары башлангычы белән эшләнә. Баш мөхәррир белдергәнчә, журналны нәшер итү бернинди дәүләт кушуына, Татмедиа боерыгына бәйле түгел. Моның өчен өстәмә финанс чыганаклар булдырылмаган, бу бары тик редакциянең үз хисабына башкарылган. Беренче вакытта финанс яктан берникадәр авырлык сизелгән булса, бүген түләүле язылучылар саны арткач, журнал үзен аклый башлаган.

“Мәгариф. Татар теле”нә язылуга килгәндә, журналның аерым бәясе юк икән. Ул “Мәгариф” белән бергә комплект итеп таратыла. Бары тик журналның 800 данә тираж белән нәшер ителүе генә билгеле. Илдар Миргалимов әйткәнчә, “Мәгариф. Татар теле”нең электрон версиясе дә түләүле. Әлегә басма һәм электрон журналларның бәяләре бер, ләкин киләчәктә электрон версиясе очсыз булыр дип ниятләнелә.

Яңа журнал язылучылары арасында Әлмәт укытучылары беренчелекне ала. “Укытучылар үз теләкләре белән безгә языла. Аларны беркем дә мәҗбүр итми. Татар теле укытучыларының басмага булган ихтыяҗын тоябыз һәм үзебезнең дөрес юлда булуыбызны аңлыйбыз”, дип тәмамлады сүзен Миргалимов.

XS
SM
MD
LG