Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре үтте


Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00

15-17 мартта Татарстанда Гагауз мәдәнияте көннәре узды. Милли китапханәдә төрки телдә сөйләшүче православ динле гагаузларның әдәбият күргәзмәсе оештырылды, Качалов театрында зур концер узды.

Гагауз мәдәнияте көннәре кысасында Казанга килгән Молдова республикасының Гагауз башлыгы урынбасары Олеся Танасогло җитәкчелегендәге вәкиллек 15 мартта иң элек Татарстан парламентында рәис урынбасары Римма Ратникова белән очрашты.

Очрашуда сүз туган телне, традицияләрне, мәдәниятне саклау һәм аларны үстерү турында барды.

16 мартта Милли китапханәдә Татарстан һәм Гагаузия язучылары, тарихчылар, китапханәчеләр, әдәбият белгечләре очрашты. Чара барышында кунакларга Татарстан Милли китапханәсендә сакланучы, галим Машков язган Гагаузия тарихы турындагы китапның күчермәсе бүләк ителде. Шулай ук "Гагауз әдәбияты почмагы" да ачылды.

Шул ук көннең кичендә Качалов исемендәге Зур рус драма академия театрында Гагаузия сәнгать осталары катнашында концерт үтте.

Концерт алдыннан чыгыш ясаган Гагаузия башлыгы урынбасары Олеся Танасогло, татарлар белән гагаузларны меңнәрчә чакрым ераклык аерып торса да, бу ике халыкны бер максат һәм үз халыкларына карата мәхәббәт берләштерә. Хәзерге көндә барлык төрки телле халыкларның төп миссиясе - үз традицияләрен саклап калу, дип белдерде һәм үзләрен җылы каршы алулары өчен Татарстан хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде.

Гагаузия мәдәният министрлыгының башы Василиса Петрович концерттан соң Азатлык сорауларын җаваплап, татар һәм гагауз халыкларының тугандаш төрки халыклар булуын әйтеп үтте.

"Телләребез охшаш булганга күрә, Казандагы очрашуларда без бер-беребез белән яхшы аңлаша алдык. Гагаузиядә дә татарлар яши. Татар фамилияләре еш очрый. Мисал өчен минем тормыш иптәшемнең фамилиясе Татарлы. Бу бит юктан гына килеп чыкмаган! Ике халык арасында мәдәни элемтәләр урнашу телебез, мәдәниятебез үсеше өчен бик мөһим", дип белдерде ул.

Узган ел Гагаузия башлыгы Ирина Влах җитәкчелегендәге төркем рәсми сәфәр белән Татарстанга килгән иде. Әлеге очрашуда Татарстан Министрлар кабинеты һәм Гагаузия башкарма комитеты сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек хакында килешү имзалаган иде.

XS
SM
MD
LG