Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда КрымНаш митингында "аннексия" сүзе дә яңгырады


Казанда да КрымНаш митингы үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:43 0:00

18 мартта Казанда Кырымны Русиягә кушуның ике еллыгын митинг-концерт белән билгеләп үттеләр. Азатлык сораштыруына катнашучыларның кайберләре Кырымны Русиягә кушуны диңгезгә бару ягыннан карап бәяләсә, кайберәүләр моны аннексия дип атады.

Казандагы Үзәк стадион янында үткән митингта күпчелекне яшь-җилкенчәк тәшкил итте. Төркем-төркем килгән студентларны килүгә үк өлкәнрәкләре исемлеккә карап теркәп куйды. Исемнәрен әйтергә теләмәгән кайбер егет-кызлар үзләренең бу митингка Уфадагы җыендагы кебек мәҗбүри килүләрен әйтте.

Митингка килүчеләр арасында Азатлыкны,"Русиянең Кырымны үзенә кушуы сезнең тормышыгызга, гаиләгезгә ни бирде? Тормышыгыз кайсы якка үзгәрде", дигән соравына җавап бирүдән күпләр баш тартты. Шулай да үз фикерләрен җиткерүчеләр дә булды.

Исемен әйтергә теләмәгән егет: Миңа абсолют берни бирмәде. Кырымның Русиягә кушылуын канунсыз дип исәплим. Бу чип-чиста аннексия. Мин шулай уйлыйм һәм бу минем гражданлык позициям.

Илфат: Русия тагын да зурайды. Кырым диңгез янында бит. Анда Русиянең хәрби көчләре бар. Аннан соң безгә хәзер Кырымга чит ил паспортыннан башка да ял итергә барырга була.

Лилия: Безнең гаиләбезгә шатлык өстәде. Без бик шат. Бергә дус булып, тату булып яшәргә киләчәктә дә.

Фуат: Бу хәл минем тормышны радикал үзгәртә алмый инде. Ләкин ниндидер горурлык хисе бирә. Безнең дәүләт өчен алга китеш. Мин дөнья аренасында Русиянең көчле ил итеп күрсәтүен тойдым.

Фәйрүзә: Кырымның Русиягә кушылуы безгә сөенеч кенә. Кырымның гаскәре, кораблары безгә калды. Без шуңа сөенәбез.

Тәнзилә: Мин хәзер Кырымга ял итергә иркен бара алачакмын. Моңа кадәр паспортлар эшләтергә кирәк иде. Минем дусларым анда барып хәтта өй дә сатып алдылар.

Ләйсәнә: Алга таба барсын да тормыш күрсәтер.

Митинг-концертта түшләренә "георгий тасмасы" таккан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, вице-премьер Васил Шәйхразиев һәм башка Татарстан түрәләре белән бергә Кырымның Татарстан ярдәме хисабына яшәүче Бакчасарай районы башлыгы Рефат Дердаров та катнашты.

XS
SM
MD
LG