Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге корылтайга әзерләнә


Ижауның Октябрь районы җыенында профессор Илдус Фатыхов чыгыш ясый
Ижауның Октябрь районы җыенында профессор Илдус Фатыхов чыгыш ясый

Удмуртия ТИҮе 26 мартта үтәчәк унынчы корылтаена әзерләнә. Үткән атнада Ижау шәһәре районнарында яшәүче татарлар җыеннарында корылтайга делегатлар сайланды.

Корылтайның көн тәртибенә оешма җитәкчесен, шурасын сайлау,уставка үзгәртмәләр кертү куелды. Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең районнардагы филиалларына 23 мартка кадәр конференцияләр уздырып, корылтайга делегатлар сайларга, татарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча тәкъдимнәрен корылтайны оештыру комиссиясенә җибәрергә кирәк иде. Делегатлар исемлеге күпчелек шәһәр һәм районнардан килде инде. Шулай ук татар тормышын җанландырып җибүрү буенча да тәкъдимнәр дә бар.

Светлана Кайсина сулда делегатлар исемлеген барлый
Светлана Кайсина сулда делегатлар исемлеген барлый

Октябрь районында булып узган җыенында Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе профессоры Илдус Фатыхов, татар мәгълүмат чараларында милли тәрбия бирү темалары һәм татар халкының, Удмуртия татарларының тарихына багышланган язмалары белән танылган педагогика фәннәре кандидаты Гөлфидә Мәрданова, танылган шагыйрьләр Ибраһим Биектаулы һәм Гыймран Сафин катнашты. Җыенга шулай ук күп санлы өлкән яшьтәге милләттәшләребез килгән иде. Җыелган халык 26 мартка билгеләнгән корылтайга 16 делегат сайлады. Шуннан тыш милли проблемаларга кагылган темаларны да күтәрде алар.

Иң беренче чиратта Илдус Фатыйхов яшь буынны тәрбияләү буенча фикерләрен җиткерде. Ул яшьләрне фән белән кызыксындырырга, кандидатлык диссертацияләрен якларга чакырды, зыялы, укымышлы егет-кызларыбыз күп булсын дигән фикерен җиткерде. Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә Илдус Фатыхов 30 ел фән мәктәбен җитәкли. Бу елларда дистәләгән егет-кызларның аспирантура тәмамлап, бүген уңышлы эшләве хакында сөйләде.

Тарих укытучысы Гөлфидә Мәрданова берничә ел элек татар телен, тарихны өйрәнү буенча курслар оештырылуын, анда инде биш дистәләп кеше җыелуын, әмма шөгыльләнү өчен урын булмау сәбәпле, курсларның таркалуын әйтте. Яңа сайланган җитәкче һәм шурага шундый курсларны оештыруны көн тәртибенә куеп, бергәләп чишү юлларын эзләргә чакырды.

Җыенда күтәрелгән проблемалар – Октябрь районында бер генә мәктәптә дә татар теле сыйныфлары, балалар бакчаларында татар төркемнәре юк, бу хакта район башлыгы Валерий Мартыновка җиткерелде. Ул бу мәсьәләне районның мәгариф бүлеге җитәкчесе белән хәл итәргә ышандырды.

Милләттәшебез Рәмзия Фазылова района күп еллар яшәп, шундый милли җыенда беренче тапкыр булуын җиткерде. Әлеге сөйләшүнең күптән кирәк булуын әйтте.

Индустриаль район җыелышы
Индустриаль район җыелышы

Индустриаль районыннан корылтайга 10 делегат сайланды. Җыелышны башлап, Светлана Кайсина корылтайда ТИҮнең җитәкчесе итеп зыялы шәхесне сайларга кирәклегенә басым ясады. Үзе ул 1994 елдан татар милли хәрәкәтендә, балалар белән эшләүгә күп көч куйды. Шуңа да Индустриаль районында элек икенче санлы балалар бакчасында татар төркеме булуын, анда сабыйларга милли тәрбия бирелүе югары дәрәҗәдә куелганын сөйләде. Ул нәниләр инде мәктәпкә киткән, шуннан соң бакчада башка татар балалары тупланмаган. Шушы районнан сайланган депутатлар белән элемтәдә булган милләттәшебез Әлфинә Ногманова бу мәсьәләдә ярдәм итәргә ышандырды.

Милләттәшләребез “Бәхет” ансамбле җырчылары Рәкыя Шәрипова, Нурания Газизова телебезне, моңнарыбызны саклап калырга, халыкны бүлмичә, бердәм эшләргә кирәк дигән фикерләрен җиткерде.

Шәһәрнең Ленин районында татарлар күпләп яши. Шуңа да бу районнан делегатлар саны да утыз сигез. Корылтайга мәктәпләрдә күп еллар татар телен укытучылар, төрле сәнгать ансамбльләреннән вәкилләр, дин әһелләре, яшьләр белән эшләүче егет-кызлар сайланды. “Яшьләр безнең киләчәгебез, алар өлкәннәрдән тәҗрибә туплап калырга тиеш”, дип аларга тәкъдимнәр дә яңгырады.

Ленин районында гомер итүче татарлар тормышына кагылган проблемалар хакында администрация башлыгы урынбасары Венер Баһаутдинов сөйләде. “Элек Ленин районының бик күп мәктәпләрендә татар сыйныфлары бар иде, хәзер алар саны кимеде, бакчаларда татар төркемнәрен дә арттырасы иде. Соңгы елларда районда күпкатлы йортлар төзелеп, халык саны артты. Бу сәбәпле мәктәпләр һәм балалар бакчаларында урын җитми. Яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары кирәк.Татар сыйныфлары санын да арттырасы иде, бу мәсьәләдә милли оешма белән бергә эшләсәк, аны хәл итеп булыр иде”, диде. Венер Баһаутдинов шулай ук районның социаль хәле турында да мәгълумат җиткерде.

Корылтайга делегатлар сайлау Устинов һәм Первомай районнарында да үтте. Башка районнардан аермалы буларак алар киләсе елда милләттәшләребез арасында эшне ативлаштырып җибәрүне күздә тотып,ТИҮнең районнарда филиалларын булдырып, җитәкчеләрен дә сайладылар. Алар Устинов районында Гөлсәрия Фазылова, Первомай районында Флюра Латыпова.

Корылтайга әзерләнү чараларындагы сөйләшүләр районнарда татарлар тормышын җанландырып җибәрер дип ышанасы килә.

Белешмә: 1991 елның 23 мартында Удмуртия күләмендә татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае уза. Үзәкнең беренче җитәкчесе итеп Мәсгут Гаратуев сайлана. Нәкъ шушы көннән башлап ТИҮ республика мәктәпләрендә татар сыйныфларын оештыра башлый, балалар бакчаларында татар төркемнәре туплана, сәнгать коллективлары барлыкка килә. Удмуртия дәүләт телерадиокомпаниясендә радио һәм телетапшырулар эфирга чыга, татарларны берләштергән “Яңарыш” газетасы дөнья күрә. Иң мөһиме - туган телен оныта башлаган кешеләр, әкренләп, йокыдан уянгандай, милли хәрәкәткә килеп кушыла. Глазов, Сарапул, Можга шәһәрләрендә, Юкамен, Балезино, Киясово, Кече Пурга районнарында милли-мәдәни үзәкләре оеша. ТИҮ татар халкының чын тарихына багышланган конференцияләргә Казаннан галимнәрне чакырып, укулар уздыра, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз нигезендә тәрбия эшен алып баруны максат итеп куя.

2016 елның гыйнвар аенда 13 ел Удмуртия ТИҮен җитәкләгән Фнүн Мирзаянов вафат булды.

XS
SM
MD
LG