Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз тагын бер айга сак астында калдырылды


Әхтәм Чийгөз
Әхтәм Чийгөз

Акмәчет мәхкәмәсе "26 февраль" эше нигезендә гаепләнгән Әхтәм Чийгөз, Мостафа Дегерменджи һәм Али Асановны тагын бер ай изоляторда тоту карарын кабул итте.

Аннексияләнгән Кырымдагы мәхкәмә "26 февраль" эше нигезендә тикшерелгән өч кешене тагын бер айга сак астында калдыру карарын кабул итте. Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз, Мостафа Дегерменджи һәм Али Асановның адвокаты Николай Полозов сүзләренә караганда, Акмәчет мәхкәмәсе эшне кире прокуратурага җибәргән. Гаепләү җитди җитешсезлекләр белән әзерләнгән.

Тикшерү 2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Кырымның Русия гаскәрләре тарафыннан яулап алынуына каршы урам җыенында Русия яклы "Русское единство" берлеге вәкилләре белән бәрелешләрдә ике кешенең үлемендә кырымтатарларны гаепләргә җыена. Ул чакта ике кеше һәлак булды, 79 кеше яраланды. Чийгөзне 2015 елның 29 гыйнварында кулга алганнар. "Мемориал" хокук яклау үзәге Чийгөз, Дегерменджи һәм Асановны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG