Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Язучылар берлеге бетүгә бара


Башкортстан Язучылар берлеге бинасы
Башкортстан Язучылар берлеге бинасы

Башкортстан Язучылар берлеге өчен агымдагы ел да күңелсез хәлләр белән башланды. Март аеннан биредә эшләүче сигез кешенең хезмәт хакын яртылаш кыскарттылар.

Узган 2015 ел Башкортстанда да Әдәбият елы дип игълан ителгән иде. Махсус ел булгач, каләм әһелләре зур өметләр баглады аңа. Китаплар күбрәк нәшер ителер, юбилейлар, иҗат кичәләре үткәрү өчен юмарт кына акчалар бүленер дигән ышанычлар булды. Әмма айлар узган саен хыяллар буш куык кына була барды. Җәй айларына Язучылар берлегендә эшләүчеләрне хәтта түләүсез ялларга да җибәрделәр.

Көз айларында районнар буйлап әдәбият марафоннары башланды. Аларны оештыруга да Язучылар берлегенең бер тиен дә акчасы булмады. Барлык матди чыгымнар кабул итүче районнар хакимиятләре һәм алардагы эшкуарлар җилкәсенә төште. Нәтиҗәдә, Әдәбият елы чаралары ничек кирәк алай матур гына үтте. Түрәләр ел йомгаклары буенча зур эшләр башкардык дип хисап тотты.

2016 ел да Язучылар берлеге өчен күңел төшенкелегендә башланды. Бюджеттан күчерелгән акчалар мәрхүм булган күренекле әдипләрне, халык шагыйрьләре һәм язучыларын соңгы юлга озатырга да җитми. Әле шушы көннәрдә генә Башкортстанның бер халык шагыйре вафат булган иде. Аны җирләү мәшәкатьләре өчен дә Язучылар берлегенең акчасы булмый. Фәкать бер музей аша гына акча күчереп авыр хәлдән чыгалар.

Шушы көннәрдә тагын бер афәт сагалап торган әдипләр йортын. Аңа җылы бирү туктатыла. Сәбәбе - берлекнең җылыту өчен түләргә акчалары юк. Әлегә кадәр баланска бюджеттан финанслар күчерелмәгән. Шулай итеп ярты хезмәт хакына гына калдырылган хезмәткәрләр эш бүлмәләрендә өсләренә җылы киемнәр киеп кенә утыра ала.

24 март көнне Язучылар берлеге тагын бер бәлагә тарыды. Көн кинәт җылытып җибәрү сәбәпле, Коммунистик урамының өске ягыннан төшкән гөрләвек сулары Язучылар берлеге бинасына керә башлады. Дөрес салынмаган су юллары шундый нәтиҗәгә китерә. Хәзер берлектә хуҗалык эшләре өчен җаваплы хезмәткәр дә кыскартылган. Шуңа күрә фойега ук үтеп кергән суларны түгү мәшәкатьләре биредәге ике хатын-кыз җилкәсенә төште.

Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина

Әлеге хәлләрне күреп торган шагыйрә, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина уфтанудан уза алмады. “Берлекнең киләчәк язмышы нык борчылдыра. Без 300гә якын язучыны берләштергән иҗтимагый оешма. Арада халык шагыйрьләре һәм язучылары байтак. Илдә төрле катламнар арасында үсә баручы аерма байлар һәм хәерчеләр сафын арттыра. Әдәбият хәзер игътибардан читтә, рухият турында уйлау юк. Мәктәпләрдә татарча укыту бетеп бара. Димәк, милли әдәбиятны укучылар саны да кими. Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да”, ди Фәния ханым.

Татар язучылары берләшмәсенең якындагы уй-ниятләре хакында фикерләре белән дә уртаклашты Фәния ханым. “Башкортстанның дистәдән артык татар язучы һәм шагыйрьләре 13-14 апрель көннәрендә Казанга сәяхәт кыла. Бөтендөнья Татар конгрессы чакыруы буенча барабыз, - ди ул. - 14 апрель көнне Казан милли-мәдәни үзәгендә зур кичә оештырылачак. Без тамашачылар алдында үзебезнең яңа әсәрләребезне сөйләячәкбез. Ә безнең белән барган татар җырчылары безнең шигырьләргә язылган җырларны башкарачак”.

XS
SM
MD
LG