Accessibility links

Габдулла Кариев якташлары Казанда музее булмауга гаҗәпләнә


Габдулла Кариевның якташлары Казанда музее булмауг гаҗәпләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

Күптән түгел Татарстанның Норлат районы якташлар җәмгыяте татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылы Күлбай Морасада булды. Җирле халык авылда данлыклы режиссерның музей-йортын булдырмакчы.

Габдулла Кариевның 130-еллык юбилее уңаеннан, аның туган авылы Күлбай Морасада әзерлекләр бара. Төп мәдәни чараларның берсе, аның туган көне алдыннан, 14 майга билгеләнгән. Бүген эшләп килүче музей 30 ел элек ачылган һәм музей мөдире Люзия Вәлиуллина белдергәнчә, андагы экспозицияләр яңартуга мохтаҗ. “Музейда соңгы тапкыр төзекләндерү 2006 елда булды. Быел юбилей кысаларында апрельдә тагын яңартулар булыр дип көтәбез”, ди ул.

Мораса халкы Кариевның яңа музей-йортын булдыру хыяллы белән яши. Бина иске, 1960 елгы булу сәбәпле, аны яңарту теләге туган. Люзия Вәлиуллина, Габдулла Кариевның музее гына түгел, үз йорты булырга тиеш, дип саный.

Габдулла Кариев
Габдулла Кариев

“Заманында Казанда Себердән кайткач аңарга җылы урын табылмаган кебек, бүген дә башкалада Кариевның үз почмагы, музее юк”, ди музей мөдире. Аның фикеренчә, Казанда һәрбер олы шәхескә игътибар җитеп бетмәскә мөмкин. Әлеге хәлне ул Норлат районының Казаннан ерак урнашуы белән дә аңлатты. “Башкалага якын урнашкан районнар әрсезрәк була. Алар үз шәхесләренә музейлар да, йортлар да төзетә. Ә Норлат ераграк урнашканга, үзебез тырышабыз. Киләчәктә музейны районда туристлар киләргә тиешле урыннарның берсе итеп күрәбез”, ди Вәлиуллина.

Казаннан килгән Кариев театры җитәкчесе Мансур Ярмиев бөек шәхесләрнең исемен җирле халык күтәрергә тиешлеген әйтте. “Шул гомер Казанда Кариевның музее, йорты булмавының сәбәбен аңлату авыр. Яшь тамашачылар театрына аның исемен биргәч, үзеннән-үзе күтәрелә башлады. Быел көзгә төзекләндерү эшләре бетеп, театрыбызның Офицерлар йортына күчүенә әзерләнәбез. Ә элек бөтенебез бер Камал театрына карап тордык. Аз гына иртәрәк кечкенә театрларга да исемнәр бирү, аларны күтәрү кирәк булгандыр”, ди Мансур Ярмиев.

Мансур Ярмиев
Мансур Ярмиев

Ул туган якларын таныткан бөек исемнәрне, беренче чиратта, җирле халык, анда туып үскән кешеләр мәңгеләштерергә тиеш дип саный. Чөнки Казанда барысын да күтәреп бетереп булмый, вакыт та, иң мөһиме – акча да җитми. “Җирлектәгеләр үз бөекләрен күтәреп авыл, районнарын да танытыр иде. Зур кешеләргә хат язганда да без иң астан башлыйбыз бит, монда да, иң беренче, үзеңнән башларга кирәк”, ди Кариев театры җитәкчесе Мансур әфәнде.

XS
SM
MD
LG