Accessibility links

Робот язган әсәр япон бәйгесе финалына чыккан


Япониянең Хакодате Киләчәк университеты галимнәре шәкли фәһем (ясалма акыл) белән эшли торган програм язган. Бу роботның максаты – әдәби әсәр язу. Japan News хәбәр иткәнчә, әсәр Хоси Синъити исемендәге әдәби бәйге финалына чыккан.

Язучы-робот әсәрен галимнәр Хоси Синъити исемендәге әдәби премиягә җибәргән. Бәйгегә барлыгы 1,5 мең эш килгән, аларның 11-е (кайберәүләре өлешчә) шәкли фәһем ярдәмендә язылган. Финалга исә нәкъ Хакодате роботы эше барып җиткән.

Финалга эләккән әсәр "Компьютер әсәр язган көн" дип атала. Ул Хакодате университетыннан профессор Хитоши Мацубара җитәкчелегендә язылган. Галимнәр роботка кайбер фактларын язып биргән, мәсәлән төп сюжет сызыгы, катнашучыларның җенесе һ.б. Бу фактларны кулланып, робот үзе әсәр язган.

"Бу әсәр робот тарафыннан язылганны белгәч, нык гаҗәпләндем. Бу - яхшы төзелгән әсәр. Аерым кытыршы урыннар бар, әлбәттә, әйтик, катнашучыларны тасвирлау аксый", диде жюрида булган язучы-фантаст Сатоши Хасе.

Берничә атна элек Google тарафыннан язылган AlphaGo програмы го уены чемпионы Ли Седоль белән уйнап, биш уенның дүртесендә җиңгән иде.

XS
SM
MD
LG