Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телендә дөньяны яхшыга таба үзгәртик!"


Интернетта күптән түгел "Җиһан" дип аталган сайт барлыкка килде. Азатлык радиосы татар телендә игелек турында күбрәк язу һәм дөньяны яхшыга таба үзгәртү максатын куйган сайт авторлары белән танышты.

Социаль челтәрләрдә инде берничә ай дәвамында татар телендә эчтәлекле кыйссалар һәм матур фотосурәтләр белән язмалар тарала бара. Алар "Җиһан" исемле сайтка сылтый. Без дә бу сайт белән якыннан танышыйк.

Сайт шигаре – "Иҗат. Ирек. Сәяхәт. Дөнья. Игелек.". Чыннан да, бу аның эчтәлеген тулысынча ачып бирәдер. Авторлар фикеренчә, моңа кадәр татар телендә дөньяны күзаллаган, игелек һәм яхшы гамәлләр турында сөйләгән, кешеләрне иҗатка һәм креативлыкка өндәгән, күбрәк сәяхәт итәргә чакырган сайт юк иде. Шуңа күрә алар бу эшкә алынган да.

Мөлаем дизайнлы сайтның максаты – татар телендә дөнья һәм үз-үзен үстерү турында сыйфатлы мәгълүмат бирү. Моны авторлар төрле гыйбрәтле кыйссалар һәм хикәяләр, кызыклы лайфхаклар, аш-су серләре, дизайн үрнәкләре, IT-яңалыклары, сәяхәт турында мәгълүмат һәм башка темалы язмалар ярдәмендә эшләргә тели.

Авторлар дигәндә, алар Казанның 2 нче лицей-интернатында укый. Икесе дә тугызынчы сыйныф укучылары. Укытучыларыннан тыш, башка кешеләр дә материал әзерләгәндә ярдәм кулын суза. Азатлык радиосына алар эшчәнлекләре һәм хыяллары турында сөйләп бирде.

Райнур Хәсәнов, 2 лицей-интернатның 9б сыйныфы укучысы:

– Проектыбызның төп максаты – кешеләргә татар телендә кызыклы, файдалы, үз өстендә эшләү мәгълүмәтләрен җиткерү. Аеруча яшьләргә, чөнки, ни кызганыч, алар үз туган телләрендә сөйләшергә ояла. Без аларга татар телендә кызыклы мәгълүматны биреп, алар арасында татар телен популяштырырга телибез.

Райнур Хәсәнов
Райнур Хәсәнов

Иң зур эшебез шул – татар теле өйдә аралашу теле генә түгеллеген күрсәтергә телибез, татар телендә бөтен дөньяны да колачлап алырга була. Шуңа күрә без яктырткан темалар да бик киң : сәяхәтләр дә, психология дә, технологияләр дә, төрле яхшы кешеләр үрнәкләре дә, юмор да һ.б.

Киләчәккә таба сайтыбызны тагын да күбрәк үстерергә телибез. Күбрәк яңа язмалар өстәү күздә тотыла. Бу елны без имтихан бирәбез, материал әзерләүгә вакыт бик аз.

Мин программист буларак бу сайтка iOS һәм Android җиһазларына кушымта эшләргә телим. Әлеге вактытта татар порталлары бик аз булуның сәбәбе – акча эшләп булмавы. Бәлки, насыйп булса, шул проблемны чишү юлларын табып булачак, татар порталлары гөрләп китәчәк.

Арслан Гәрәев, 2 лицей-интернатның 9б сыйныфы укучысы:

– Безнең проект кешегә кызыклы, файдалы, күңелле мәгълүматны җиткерү өчен ясалды. Без үзенчә татарлар файдаланыр өчен бер "почмак" тудырырга уйладык. Төп фикеребез шул: "Татар телендә дөньяны яхшыга таба үзгәртик!". Шуңа күрә мәкаләләр дә күбесенчә яхшылык, игелек, дөрес тормыш рәвеше турында. Аннан тыш башка күп кенә темалар да күтәрәбез.

Арслан Гәрәев
Арслан Гәрәев

Материалларны без кайвакыт үзебез уйлап чыгарабыз, кайвакыт булганнны тәрҗемә итәбез. Видеоязмалар, кыйссалар, фотогалереяләр әзерлибез. Хәзер сайтны төрле бәйгеләрдә катнаштыру теләге бар.

Безнең сайтның Вконтакте, Facebook һәм Youtube социаль челтәрләрендә аккаунтлары бар. Аларда материалларыбызны таратабыз. Хәзергә сайтка feedback кечкенә, шуны үстерергә телибез. Дүрт ай эчендә безнең Вконтакте төркеменә 700 кеше язылды, киләчәктә аны барлык татар яшләре көн саен керерлек итеп ясыйсы килә.

Җиһан сайты өчен ясалган видеоязма: Антуан де Сент-Экзюпериның "Кечкенә адымнар сәнгате"

XS
SM
MD
LG