Accessibility links

Кайнар хәбәр

Tatarbaby сайты балаларны татар рухында үстерергә ярдәм итә


Интернетта балалар тәрбиясенә багышланган Tatarbaby дигән сайт эшли башлады. Анда татар телендә әти-әниләр, тәрбиячеләр өчен сыйфатлы материаллар урнаштырыла бара. Сайт авторы Динара Зиннәтова Азатлык сорауларына җавап бирде.

Интернет киңлекләрендә балалар тәрбиясенә багышланган яңа кызыклы ресурс барлыкка килгән. Tatarbaby дип аталган бу сайтта татар телендә әти-әниләр, тәрбиячеләр өчен файдалы материаллар, яңалыклар урнаштырып барыла. Сайтның шактый сыйфатлы һәм заманча ясалганы да күзгә чалына.

Азатлык радиосы сайт авторы Динара Зиннәтова белән элемтәгә кереп, аннан бу эшчәнлеге турында сорашты. Динара үзе Әлмәт шәһәреннән, 2013 елда КФУның татар журналистика кафедрасын тәмамлаган. Хәзерге вакытта эше реклама һәм PR белән бәйле булса да, буш вакытында Tatarbaby сайтын оештыру белән шөгыльләнә башлаган.

Университетта укыган вакытта ук милләткә нинди дә булса файда китерү теләге белән янып йөри идем. Төп эшем башка өлкәгә караган булса да, күңел өчен барыбер милли проект оештырасы килеп йөрде.

Динара Зиннәтова
Динара Зиннәтова

Ник нәкъ балалар тәрбиясе белән шөгыльләнергә булдыгыз? Бу эш җиңелләрдән түгел бит?

Балалар тәрбияләү эше белән үзем әлегә шөгыльләнмим, тик соңгы вакытта бик күп кенә танышларым, туганнарым әни булдылар. Бертуган апамның кызы тугач, балаларны татар рухында тәрбияләү, аларга милли мирасны җиткерү мәсьәләсе белән кызыксына башладым.

Сайт фикере кайчан һәм ни өчен туды? Аның максатлары һәм аудиториясе нинди?

Апамның кызы тугач, бер проблемага игътибар иттем. Хәзер күп кенә яшь гаиләләр үзара күбрәк русча аралаша. Тик шулай да бала белән күпчелек вакытны әнисе үткәрә. Яшь әниләр балаларына үзләре кечкенәдән ишетеп үскән әкият, бишек җырларын, шигырь-табышмакларны өйрәтеп үстерергә тели, тик боларның күбесе, гадәттә, онытыла башлаган була.​

Бала белән күпчелек вакытны әнисе үткәрә

Әгәр дә Казанда яшәмисең икән, боларның барысын бер урында табу кыенрак, балалар өчен язылган татарча китапларны да Татарстанның башка шәһәрләрендә бик сирәк урыннарда гына саталар. Кайбер гаиләләрдә әти-әни үзләре татарча начаррак белсә дә, балаларын туган телне яраттырып үстерергә тырыша.

Tatarbaby сайты баланы татар рухында һәм гореф-гадәтләрендә тәрбияләү, сабый кечкенәдән үк туган телен белеп, ихтирам итеп һәм яратып үсүен теләгән әти-әниләр өчен ярдәмлек буларак уйланылды. Сайтны тулысынча татарча итәргә тырыштык. Мондый алым татар телен үзләре начаррак белгән әти-әниләр өчен дә аны яхшырак өйрәнергә стимул булып торсын дидек.

Сайтта төрле өлкәдәге материаллар бар. Уеннар-видеолардан тыш, психология кебек җитди темалалар да бар. Аларны кайлардан аласыз, тәрҗемә итәсезме?

Психология темасына язылган материаллар әлегә инглиз телендәге сайтлардан тәрҗемә ителде. Алга таба үзебездә, Татарстанда яшәп эшләүче психологлар белән элемтәгә кереп, язмаларны аларның тәҗрибәсенә таянып иҗат итәргә планлаштырабыз.

Бу проектны ничек күзаллыйсыз? Табышлы итепме, әллә күңел эше генәме?

Әйтеп киткәнемчә, сайт иң элек конкрет проблемны чишү – кечкенә бала үстергән яшь гаиләләргә ярдәм итү өчен барлыкка килде. Киләчәктә сайтны үстерү, язмалар санын һәм аларның чыгу ешлыгын арттыру өчен яңа авторлар кирәк булуы ихтимал. Әлбәттә, моның өчен билгеле бер капиталга да ихтыяҗ туачак. Аны булдыру өчен, бәлки, реклама бирүчеләр белән элемтә корырга туры килер.

Киләчәккә планнарыгыз ниндирәк?

Сайт без планлаштырган аудиториянең игътибарын яулар, дип өметләнәбез. Әлегә кызыксыну барлыгы сизелә. Вконтакте челтәрендәге төркемебезгә яшь әниләр бик теләп кушыла, язмаларны үз битләренә дә күчереп алалар.

Киләчәктә аудиториябезне киңәйтеп булса, сайтны да үстерергә ниятлибез. Мәсәлән, әниләр бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашып, киңәш бирешсен өчен өчен сайтта форум бүлеген булдыру ниятебез бар.

Сезнең фикер: бүгенге көндә балаларны татарча укытыр, тәрбия бирер өчен нәрсәләр җитми? Нинди төрдәге продукция кирәк?

Бу китапларны башка шәһәрләрдә яхшырак тарату һәм популярлаштыру белән шөгыльләнергә кирәк

Бүген балалар өчен татар телендәге кызыклы китаплар бик күп санда басыла, тик аларның барысын да нигездә шул бер Бауман урамындагы китап кибетендә генә карап, рәхәтләнеп сайларга була. Татарстанның кечерәк шәһәрләрендә, күзәтүемчә, мондый китаплар бик сирәк очрый, андый киң ассортимент юк диярлек. Миңа калса, беренче чиратта, бу китапларны башка шәһәрләрдә яхшырак тарату һәм популярлаштыру белән шөгыльләнергә кирәк. Кайсы кибеткә килеп кермә – рус телендәге китаплар гына күзгә ташлана, татар телендәгеләре берәр ерак киштәдә яшеренгән була. Бу проблеманы чишү юлларын эзләргә кирәк.

Икенчедән, татар телендә интерактив уенчыклар юк диярлек. Китаплар кибетендә татар телендә хәрефләрне өйрәтүче “Нәниләргә әлифба” китабын гына таптым. Кайдадыр интернетта, аерым төркемнәрдә татар телендә сөйләшүче уенчыкларны табарга була, тик аларны нигездә үзешчәннәр, эксклюзив кулдан эшләнгән уенчык дип, кыйммәт бәядән сата. Минемчә, мондый уенчыкларны серияле рәвештә җитештерерә башларга вакыт.

Гомумирәк алганда, сезнеңчә, татар теле үссен өчен бүген көндә нәрсәләр эшләргә кирәк?

Татар теле үссен өчен, беренче чиратта, яшьләр белән эшләргә кирәк

Минемчә, татар теле үссен өчен, беренче чиратта, яшьләр белән эшләргә кирәк. Дөнья күләмендәге тенденцияләрне күзәтеп куллану бик мөһим. Интернет бу өлкәдә зур мөмкинлекләр бирә. Яңа стильдәге юмор, сайтлар, социаль челтәрләрдә татар телендә актив эш алып баруның нәтиҗәле икәнлеге күренә.

Мәсәлән, Инстаграм челтәрендә узган тизәйткечләр флешмобы бик ошады, бик күп кешеләрне җәлеп итүе сөендерде. Менә шундый проектлар күбрәк булсын иде. Заманадан артта калмыйча, яңа технологияләр биргән мөмкинлекләрне актив кулланырга кирәк.

Балаларны татар телендә, милли рухта тәрбияләү бүгенге көннең иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Хәзерге балалар, яшь буын татар теленең киләчәген хәл итәчәк, аның яшәешен тәэмин итәчәк. Моны аңлап, һәвәскәрләр татар телендә төрле балалар проектларын оештыра, сайтлар ача, яңа методикалар булдыра.

Азатлык радиосы бу яңа проектлар белән укучыларын даими рәвештә таныштырып бара. Әйтик, Тюльпан Минһаҗева татар телен өйрәтә торган кәртләр ясый, Айгөл Әюпова "Үчтеки" проектын алып бара, Гүзәл Хәсәнова балалар өчен китаплар чыгара, Ләйсән Сираева махсус сайт алып бара, Азат Шәфигуллин тел өйрәтә торган шакмаклар чыгара. Саный торгач, андый проектлар шактый күп җыела.

XS
SM
MD
LG