Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Айда база төзергә әзерләнә


"Аполлон-11" очышында Айда АКШ байрагын урнаштырган Базз Олдрин
"Аполлон-11" очышында Айда АКШ байрагын урнаштырган Базз Олдрин

2030 елга кадәр "Роскосмос" Айга астронавтларны җибәрергә җыена. 2035 елга кадәр анда Русия базасы төзелә башланачак. Бу турыда "Роскосмос" агентлыгының пилотлы очышлар мөдире Сергей Крикалев белдерде.

Сишәмбе көнне "Роскосмос"ның пилотлы очышлар мөдире Сергей Крикалев агентлыкның Айга очу планнары турында сөйләде. Әле 25 мартта гына бу вазифага билгеләнгән җитәкче фикеренчә, Айга очышны әзерләү авырлык тудырмаячак.

"Айга очачак астронавтларны әзерләү ХГСнә (Халыкара галәм станциясе) гамәлдәге әзерлек програмыннан аерылмаячак", дип белдерде ул. Кешене Айга җибәрү өчен агентлык күбрәк техник мөмкинлекләргә таяна. Крикалев астронавтларны нәкъ бу юнәлештә әзерләячәкләрен әйтте.

Моңа кадәр "Роскосмос" җитәкчесе Игорь Комаров кешене Айга җибәрү 2025-2030 елларда булачак дип хәбәр иткән иде. 2035 елга кадәр исә Җирнең бердәнбер иярченендә Русиянең базасын төзү башланачак. Бу базаның максатлары һәм эшчәнлеге әлегә хәбәр ителми.

2025 елга кадәр Федераль галәм програмына соралган 2 триллион сум урынына 1,4 триллион сум бирелде. Айга очышны әзерләү дә бу акча хисабына башкарылачак. Шул ук вакытта, илдә икътисади хәл яхшырган очракта 2021 елдан соң өстәмә 115 миллиард сум бүленеп биреләчәк дип килешенгән.

Ай - Җирнең бердәнбер иярчене
Ай - Җирнең бердәнбер иярчене

Кешелекнең Айны "яулау" тарихы

  • 1959 елда Айга тарихта беренче тапкыр "Луна-2" исемле совет планетаара станциясе килеп җитә. Аның эшен дәвам иткән "Луна-3" станциясе беренче тапкыр Айның арткы ягын төшерүгә ирешә.
  • 1966 елда АКШның "Surveyor" һәм советларның "Луна-9" җиһазлары Айга утыра.
  • 1968 елда АКШның "Аполлон-8" җиһазы Ай тирәли пилотлы очыш ясый. Ай тирәсендә очып, астронавтлар Җиргә кайта.
  • "Бу - кеше өчен кечкенә адым, кешелек өчен зур хәрәкәт"
    1969 елның 20 июлендә кеше тарихта беренче тапкыр Айга аяк баса. "Аполлон-11" очышы кысаларында башта Нил Армстронг, аннары Базз Олдрин Айга чыгалар. Ай - Җирдәе кала кеше аяк баскан беренче һәм әлегә кадәр бердәнбер күк җисеме булып санала.
  • 1969-1972 елларда Айга АКШның тагын 5 очышы ясала, астронавтлар иярчен өслегенә чыга. Совет астронавтларын Айга җибәрү програмнары туктала.
  • 1990 елда, озын тәнәфестән соң, Айга "Hiten" япон иярчене юл тота. Шуннан соң АКШ янә иярченгә берничә җиһаз җибәрә.
  • XXI гасыр башында Кытай Айда база булдыру, аны тормышка яраклаштыру програмын чыгара. Шуннан соң мондый теләк белән АКШ, Русия, Европа Берлеге дә чыга. Айга янә күпсанлы җиһазлар, кораблар, иярченнәр юл тота.
  • 2016 елда Русия 2030 елга кадәр Айга пилотлы очыш оештырачагын игълан итте.
XS
SM
MD
LG