23 апрель көннетатар теле һәм әдәбиятынан дөньякүләм контроль эш була."И туган тел, и матур тел" исемле контроль эш, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, үткәрелә, дип яза “Татар-информ” агентлыгы.
Белемегезне тикшереп карау һәм татар теленән бөтендөнья онлайн контроль эштә катнашу өчен http://tattest.ru/ рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Хәзергә 254 кеше теркәлгән.
Биремнәр берничә сораудан тора, алар татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карау мөмкинлеген бирә. Контроль эшне яза башлаганчы, сынау рәвешендәге тестларны үтәп була.