Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат: Казанда эчке эшләр министрлыгының укыту базасы җитәкчесен атып үтергәннәр


Казанда элекке полиция хезмәткәре ут ачу нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, берничәсе яраланган.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының спорт-белем бирү базасында ут ачуда аның җитәкчесе Фәрит Шакирҗанов һәлак булган. Аңа җирле коралдан ату клубы башлыгы (элекке полиция хезмәткәре) Сергей Иванов аткан. Бу хакта "Реальное время" яза.

Иванов үзенең шәхси коралыннан аткан. Соңгы мәгълүматка күрә, тагын ике кеше һәлак булган. Шакирҗановка ядрә умыртка сөяге тирәсенә эләккән. Ул ашыгыч машина килгәнче үк үлгән.

XS
SM
MD
LG