Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рәфис Кашапов утырган төрмәдә татарга нәфрәт күзәтелә"


Коминың Ухта шәһәре янында Рәфис Кашапов тотылган ИК-19 төрмәсе
Коминың Ухта шәһәре янында Рәфис Кашапов тотылган ИК-19 төрмәсе

Татар милләтпәрвәре Рәфис Кашаповка карата барган мәхкәмәләрдә яклаучы буларак катнашкан Руслан Гарифуллин 15-16 апрель көннәрендә Комидагы Бельгоп, ИК-19 төрмәләрендә булып кайтты. Азатлык хәбәрчесе аңа сораулар белән мөрәҗәгать итте.

– Руслан әфәнде, сез һәм Рушана Камалова Рәфис Кашапов мәхкәмәсендә яклаучылар булдыгыз. Ул төрмәдә вакытта да андагы вазгыять белән танышып торасыз. Төрмә урнашкан Коми республикасына барып кайту, андагы тоткыннар тормышы белән танышу, тоткын хокуклары бозылуны якыннан күрергә омтылыш сизелә. Сүзне шуннан башлыйк. Рәфис Кашапов Комида, Ухта шәһәрендәге Бельгоп, ИК-19да утыра иде. Аннан соң аны шартлары кырысрак булган Микунь-31 дип аталган төрмәгә күчерү турында сүзләр дә булды. Сез барганда Рәфис Кашапов кайсы төрмәдә иде?

– Мин Ухта шәһәренә 15 апрельдә килеп төштем. Бу көнне Рәфис белән очраштырмадылар, аны кичке биштә Микунь төрмәсенә алып чыгып киттеләр, ЕПКТ (единое помещение камерного типа) дигән җиргә озаттылар. 16 апрель иртәсендә Микунь төрмәсендә очрашып сөйләшергә мөмкинлек булды. Рәфис Кашаповны Бельгоптагы ИК-19 төрмәсе башлыгы карары белән төрмәдә тоту шартларын кырысландыру максатыннан күчерәләр.

ИК-19да Рәфис Кашаповны төрмәнең эчке кагыйдәләрен нык рәвештә бозучы итеп күрсәтәләр. Аның “шушы кагыйдәләрне “бозучы булачагы” хакында төрмәгә китерелгәч тә, карантин узганда ук төрмә башлыгы тарафыннан сиздерелә. Унбишләп тоткын һәм төрмә хезмәткәрләре алдында ИК-19 башлыгы “Кашапов является террористом” дип белдерә. Шушы сүзләрдән соң тоткыннар һәм төрмә хезмәткәрләре арасында “Николаеч” дип йөртелгән бер хезмәткәр Рафис Кашапов шизода (штраф изоляторы - ред.) утырганда “Чернобыль атом станциясендәге һәлакәтне татарлар башкара” дип белдерә. Менә шулай итеп Рәфис Кашапов белән Коми төрмәсендә “танышканнан” соң, биредәге хезмәткәрләрдә “татарофобия”, татарларга каршы нәфрәт кузгату эше дә башлангандыр. Монысы минем фикер. Мондый сүз, фикер әйтүләр кешенең намусын кимсетә. Андый сүзләр мин яклаган кешенең хокукларын бозу булып тора.

Руслан Гарифуллин
Руслан Гарифуллин

Безгә Рәфис Кашаповның Минзәлә төрмәсеннән Коми төрмәсенә китерелгәч шундук штрафизоляторга ябылуы да мәгълүм. Янәсе, монда Рәфис Кашаповка төрмә хезмәткәрләре белән исәнләшмәү, кулларын артка куймау, салкын су белән коенуны гаеп күргәннәр. Менә шулар Рәфисне шизога ябуга сәбәп булган. Имеш, болар эчке тәртипне бозуда зур сәбәп булып тора икән. Шушы “тәртип бозулар”, алынган шелтәләр буенча Рәфис Кашапов кулына бер генә дә беркетмә алмаган, аны имзаламаган булып чыга. Бирелгән шелтәләр, кисәтүләр турында ул язмача алырга тиеш иде. Менә монысы да кеше хокукларын бозу булып тора.

Шушы хакта Ухта каласы прокуратурасына да мөрәҗәгать иттем. Аннан Рәфис Кашапов яңа гына китерелгән Микунь, ИК-31 төрмәсе җитәкчеленә дә рәсми сораулар юлладым. “Ни өчен Рәфис Кашапов Коми төрмәсенә китерелгәннән бирле штраф изоляторларыннан чыкмый? Аның сәбәпләре нидә? Ни өчен бу хакта бер генә рәсми кәгазь дә юк. Нигә аларның күчермәсен алу мөмкин түгел? Шул күчермәләр нигезендә кеше хокукларын бозу турында, төрмә җитәкчеләре башбаштаклыкларына карата мәхкәмә эшен башларга булыр иде. Әйе, шизога ябу турында рәсми кәгазь булмаган. Аның хаксыз булуын дәлилләү мөмкинлеге дә юк. Минем уйлавымча, колония җитәкчелеге үзләре эчке тәртипләрне бозуга барганнар. Төрмәгә китерелүченең куллары даими рәвештә артта булырга тиешлеге кануни түгел. Аның өчен җәза бирергә тиеш түгелләр. Төрмәнең эчке тәртипләре буенча даими исәнләшеп тору да каралмаган. Үзеннән-үзе, исәнләшмәгән өчен шизога тыгу да канунсыз була ала.

Ә менә төрмәгә китерелгән Рәфис Кашаповка карата чит кешеләр каршында “Син – террорист” дигән сүзләрне белдерү, аңа карата түзә алмаслык шартлар тудыру, үзе дә эчтәлеге ягыннан экстремизм булып тора. Чөнки бу сүзләрне хөкем карарын үтәүче, башкаручы әйтә.

Рәфис Кашапов Чаллы мәхкәмәсендә
Рәфис Кашапов Чаллы мәхкәмәсендә

Әңгәмә азагында адвокаттан Рәфис Кашаповның тазалыгы, сәламәтлеге белән дә кызыксындык. “ Рәфис Кашапов сәламәтлегенә зарлану белдерде”, диде Руслан Гарифуллин.

XS
SM
MD
LG