Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Соңгы елларда чыккан китапларда хакимияткә карата әйтеп бетергесез мәхәббәт күзәтелә"


Язучы-сатирик Марсель Сәлимов чыгыш ясый
Язучы-сатирик Марсель Сәлимов чыгыш ясый

19 апрель Мәскәүнең иң зур китап кибетендә "Тоташтыручы җеп" дип аталган язучылар һәм шагыйрьләр клубында "Түрә һәм шагыйрь" темасына очрашу узды.

Кичәне оештыручы һәм алып баручы Мәскәү шагыйре Александр Чистяков: “Соңгы елларда язучылар, шагыйрьләрнең язмаларында хакимиятләргә карата әйтеп бетергесез мәхәббәт күзәтелә, тәнкыйть кими бара, ләкин без бүген, әлбәттә, сәясәт турында түгел, шигърият турында сөйләшәчәкбез”, диде.

Сөйләшүгә дә берничә тема күрсәтелгән иде:

1. Түрәләргә әдәбият кирәкме?

2. Хөкүмәт хисабыннан кемнәрне нәшер итәләр?

3. Хакимияткә ничек ошарга?

Алда куелган сорауларга җаваплар тулысы белән булды дип әйтеп булмый. Ләкин шагыйрьләр үзләренең әсәрләре аша бу сорауларга җавап бирергә омтылдылар. Сүз шулай ук элекке заманнарда басылып, ул тәнкыйть нәтиҗәсендә чара күрелә торган фельетоннарның юкка чыгуы турында да әйтелде. Хәзер инде андый әсәрләр җанр буларак онытылды, түрәләрнең тәнкыйтькә битарафлыгы турында сөйләнде. Шул ук вакытта бер шагыйрьнең туган авылындагы хәлләр хакында тәнкыйтьләп язылган шигырен берничә открытка белән төрле түрәләргә юллаганнан соң, андагы кимчелекләргә чара күрелүе турында “менә шундый гаҗәеп хәл булды” дип әйтелде.

Бу очрашу шуның белән дә кызыклы булды – анда Башкортстаннан язучы-сатирик, шагыйрь һәм публицист Марсель Сәлимов тә чакырылган иде. Ул – утыз елдан артык “Һәнәк” сатирик җурналының баш мөхәррире булып эшләгән язучы. Бүгенге көндә ул журналның редколлегия әгъзасы. Үзенең иҗаты өчен күп кенә халыкара бүләкләр алган. Сатира- юмор әсәрләре өчен Болгарстанның Габров шәһәрендә уза торган халыкара бәйгеләрдә бирелгән бүләкләр иясе. Аның эшләрен, бирелгән исемнәрен санап китәргә дә күп урын кирәк булыр иде. "Библио-глобус"тагы бу очрашудан соң Марсель Сәлимов белән сөйләшү мөмкинлеге дә булды.

– Марсель әфәнде, сораулар алдан ук билгеле булса да, бүген аларга тулы җавап ишетелмәде. Сез үзегез хакимияткә ошарга тырышасызмы?

Язучы-сатирик Марсель Сәлимов
Язучы-сатирик Марсель Сәлимов

– Мин бит сатирик кеше. Мин аларга охшамаска тырышам. Хакимияттә утыручыларның барысы да начар кешеләр дип әйтеп булмый. Төрлесе бар, әлбәттә. Эшнең рәтен белмәгән “эшем ияләрен” тәнкыйтьләп язабыз икән сатирик әсәрләребездә, болар әз генә булса да яхшырмаслар микән дигән өмет белән язабыз бит.

– Ничек уйлыйсыз, түрәләр китап укыймы?

– Укыганнары да бар, укымаганнары да бар. Аларның барысын бергә тезеп, алар китап укымый дип тә әйтеп булмый. Укымасалар, кайдан белерләр иде безнең нәрсә язганны? Реакция була бит кайчагында. Менә бүген дә әйтеп киттеләр, журналистларның гына түгел, язучыларның әсәрләренә карап та кайбер җитешсезлекләргә чара күрелгәне хакында. Алар арасында, түрәләрне әйтүем, эш рәтен белгән, халык өчен, җәмгыять өчен файдалы эшләр эшләгәне дә бар, юк түгел. Алар, әлбәттә, китап укымый яши алмый.

– Хөкүмәт исәбеннән кемнәр чыгара ала китапларын? Бүген ул сорау торса да, бирегә килгән язучылар “без хөкүмәт хисабына китап чыгаручыларны белмибез”, дип әйттеләр. Ә сез нәрсә диярсез?

– Башкортстанда, минемчә, Татарстанда да милли әдәбиятны хөкүмәт хисабыннан нәшер итү әле бар. Аларның барысы да булмаса да, китаплар чыга, гонарарларын да бирәләр. Әгәр дә алай булмаса, китап чыгару бөтенләй мөмкин булмас иде. Халык бит үз милли әдәбиятын укырга тиеш, ничек инде туган телдә китапсыз яшәп булсын! Шуңа күрә татар әдәбияты да, башкорт әдәбияты да башка милләтләрнеке дә хөкүмәтнең яклавына, ярдәменә мохтаҗ. Ләкин шунысы да бар, бик еш чыгарып булмый хәзер китапларны. Менә башкортча мин ничә ел элек инде чыгарган идем бер китап – ул “Заманына күрә көлкеһе” дип аталган иде. Әле менә башка юк. Бирегә алып килгән китабым рус телендә, ул “Президент мәчесе” дип атала.

“Президент мәчесе” китабы
“Президент мәчесе” китабы

– Марсель әфәнде, сез гомер буе сатира юмор белән язган кеше буларак, хакимият тарафыннан сезгә алай эшләмә дип бармак янаучылар булдымы?

– Әлбәттә булды, нишләп булмасын инде? Башны карасаң, күбеп чыккан урыннар әле дә бар кебек. Мин бит 30 ел буена Башкортстанның “Һәнәк” журналының баш мөхәррире булып эшләгән кеше. Ә менә 1937 елда ул журналның баш мөхәррирен кулга алып, аның башын ашаган заманнар да булган. Әле, Аллага шөкер, безгә ул тиклесе тимәде. Әле көлке дип тә караучылар булыр, гомер буе сатирик журналда эшләп хөкүмәт бүләгенә дә лаек булганым бар минем. Орден бирделәр миңа заманында. Түрәләрне генә түгел, якын кешене тәнкыйтьләсәң дә, яратмыйлар бит инде. Беркем дә рәхмәт әйтми аның өчен. Бигрәк тә түрәләр. Алары әлбәттә юньсез түрәләр дип әйтер идем.

– Бүген сез очрашуда Габдулла Тукайга багышланган “Тукай җитми!” дигән шигырегезне укыдыгыз. Ул бүген генә язылмаган. Тукайның тууына 130 еллыкны билгеләгән көннәрдә бу бик символик та, көн кадагына суга торган шигырь буларак та яңгырады.

– Безнең Тукай бит ул әче телле, үткер телле булган! Бүгенге көндә дә ул күп шагыйрьләргә сатирикларга өлге булып тора. Аның кебек язарга, аның кебек турысын әйтергә хәзерге шагыйрьләрнең кыюлыгы да җитми, кулыннан да килми. Тукай шуның өчен Тукай булып кала ул. Замана да шул ук бит дип әйтер идем. Юк, заманасы үзгәргән аның, ләкин 100дән артык ел үтүгә карамастан проблемнар шул ук калган бит! Тукайлар җитми шул безнең әдәбиятка! Бүген дә шулай Тукай теле белән язарга, Тукай теле белән ярып салырга кирәк. Бу шигырьнең төп мәгънәсе шунда.

Тукайның ”Яз фәйтүне” китабы
Тукайның ”Яз фәйтүне” китабы

Марсель Сәлимов белән сөйләшкәннән соң гадәт буенча татар китаплары булырга тиешле бүлеккә юнәлдем. Милли әдәбият элеккеге кебек “Үле телләр” киштәсе янында. Татарча бары тик бер генә китап бар иде ул киштәдә. Ул китапның Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә балалар өчен нәшер ителгән зур күләмле ”Яз фәйтүне” дигән китабы булуы чиксез сөендерде. Әле шуның өстенә ул “сатылу алдынгылары” исемлегендә иде. Китап 2014 елда Мәскәүдә “ИКАР” нәшриятында чыгарылган.

XS
SM
MD
LG