Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Ренат Акчуринга багышланган фильм тәкъдим ителә 


Мәскәүнең “Арбат” үзәгендә 28 апрель “Йөрәккә якын” ("Близко к сердцу") дип аталган документаль фильм күрсәтәчәкләр. Чарада Ренат Акчурин үзе дә катнашачак.

Мәскәүнең “Арбат” үзәгендә “Йөрәккә якын” ("Близко к сердцу") дип аталган документаль фильм күрсәтәчәкләр. Презентациягә Ренат Акчурин үзе дә киләчәк. Атказанган хирург һәм галим Акчуринга 2 апрельдә 70 яшь тулды.

“Йөрәккә якын” әсәре – бөтен дөнья буйлап меңнәрчә кешенең гомерен саклап калган кеше турында. Фильм каһарманы - ерактагы үзбәк шәһәре Әндиҗанда туган малай хирург булырга хыяллана һәм хыялын тормышка ашыруга ирешә.

Ренат Акчурин тормышы авыр да, мавыктыргыч та. Галим медицинаның күп өлкәләрендә беренче сукмак салучы була. Ул ясаган операцияләр бик еш чын могҗиза буларак бәяләнә. Гади кешеме, Русия президенты Борис Ельцинмы, космонавт Александр Александровмы – хирург алдында болар барысы да бертигез, һәм һәрберсе аңа рәхмәтле.

Фильмда Акчуринның хезмәт юлындагы иң үзенчәлекле, катлаулы очраклар турында сөйләнә. Моның өчен фильмны төшерүчеләргә хәтта авыру тарихлары күптән югалган, доктор 20 ел элек тормышка кире кайтарган кешеләрне дә эзләп таба. Алар хәзер дөньяның төрле төбәкләрендә яши – Русия, Маврикийда, Перу, Израил, Кушма Штатларда. Әсәрдә бу кешеләр атаклы хирург кулына килеп кергәнче башларыннан кичергән кыенлыклар, операциядән соң тормышларының ничек үзгәрүе турында сөйли.

Башкортстан һәм Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Русия һәм чит илләрдә күптөрле мактаулы исемнәргә лаек булган Рeнат Акчурин ял турында уйламый - бүген дә ул көн саен берничә катлаулы операция ясый. Узган елның августында Русия хөкүмәте чит илләрдән медицина җиһазлары кертүне тыю турында белдергәннән соң ул Азатлыкка "медицина өлкәсендә "булдырабыз" дип кенә булмый", дигән иде.

Акчурин: "Медицинада сәясәт булырга тиеш түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00

XS
SM
MD
LG