Accessibility links

Порошенко 2014 елдан соң Русиядә төшерелгән фильмнарны Украинада күрсәтүне тыйды


Украина президенты Петр Порошенко
Украина президенты Петр Порошенко

Украина президенты 2014 елның 1 гыйнварыннан соң Русиядә төшерелгән фильмнар һәм тапшыруларны Украинада күрсәтүне тыю канунын имзалады.

Президент Петр Порошенконың 2014 елның 1 гыйнварыннан соң Русиядә төшерелгән фильмнар, телесериаллар һәм тапшыруларны Украинада күрсәтүне тыю карарын имзалады. Моннан тыш "агрессор-дәүләт органнарын пропагандалаган", башка илләрдә төшерелгән фильмнар да күрсәтелә алмый.

"Бу канунның максаты Украинаның мәгълүмат иминлеген саклау, оккупант-дәүләт кулланган пропаганданы Украинага кертмәү", диелгән канунга аңлатмада.

Украинада күрсәтү тыелган фильмнар һәм сериаллар исемлегендә 430дан артык әсәр бар. Канунны март ахырында Югары рада кабул иткән иде.

2015 ел ахырында Украина мәдәният министрлыгы дәүләт иминлегенә куркыныч тудырган Русия мәдәният хезмәткәрләре исемлеген игълан итте. Алар арасында режиссерлар Карен Шахназаров һәм Павел Лунгин, актерлар Василий Лановой, Валентин Гафт, Олег Табаков бар.

XS
SM
MD
LG