Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада шәһәр башлыгын урыныннан алырга таләп иттеләр


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

23 апрель Уфада "Без имин шәһәр өчен" дигән урам җыены узды. Чарада шәһәр башлыгы һәм аның урынбасарын вазифасыннан алу таләбе яңгырады.

Уфаның Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда узган каршылык чарасын "Прогресс фиркасе" оештырды. Ленин һәйкәле астында җыелучылар хакимияттән хәвефсез, төзек һәм таза шәһәр таләп итте. Кулларда: “Без качкыннардан да яманрак. Безгә кайда яшәргә?”, “Торак хокукы таләп итәбез!”, “Балаларга торак бирегез!”, “Уфа – ул без!”, “Пычраклык һәм тузанны киметүне таләп итәбез!”, “Капиталь төзекләндерү фонды – чираттагы пирамида!”, “Уфалылар Европа дәрәҗәсендә яшәргә лаек!”, “Шәһәргә озакламый 450 ел тула, ә аның һаман да булса юллары юк!”, “Кыргый маршрут транспортыннан туйдык!” һәм башка шундый шигарләрне күрергә була иде.

Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Чараны “Прогресс фиркасе” әгъзасы Лилия Чанышева алып барды. Чыгышында ул болай диде:

“Уфадагы юллар коточмалы. Шәһәр хакимияте бары тик ул юллардагы тишекләргә ямау салу өчен генә акча бүлә. Ә тузган кием, белүебезчә, ямау салу белән генә яңармый. Без юлларны яңа технологияләр белән тулысынча алыштыруны таләп итәбез. Шәһәр башлыгы Ирек Ялалов һәм аның урынбасары Александар Филиппов отставкага китәргә тиеш! Чөнки алар халык мәнфәгатендә эшләми”.

Гөлнара Фәрхетдинова
Гөлнара Фәрхетдинова

“Русия аналары” исемле хәрәкәт вәкиле Гөлнара Фәрхетдинова чыгышында Ирек Ялалов һәм Александр Филипповларның милкен кулга алырга кирәк дип белдерде:

“Шәһәр мэры Ирек Ялалов һәм аның урынбасары Александр Филипповның кешеләрдә уе юк. Халык турында уйласалар, ни дә булса эшләнер, шәһәр матураер, төзекләнер иде. Аларның бар эше “точечный төзелеш”, ягъни “нокталы төзелеш” – йортлар арасына биналар тутырудан гыйбарәт. Андый ачык урыннарга балаларга уен мәйданы төзү, машиналар кую урыннары булдыру, яки агачлар утыртып яшелләндерү урынына биналар төзиләр. Чөнки ул табышлы. Болар шәһәр башларының халык турында бөтенләй уйлап та бирмәүләре турында сөйли. Аларның милкен тартып алып, кулга алырга вакыт.”

Владимир Молокин
Владимир Молокин

“АнтиКроношпан” хәрәкәте лидеры Владимир Молокин 2014 елдан бирле мәхкәмәләшеп йөрүләре турында сөйләде:

“Без дистәләрчә мәхкәмәләр уздырып Русия Югары мәхкәмәсенә барып җиттек һәм анда җиңүгә ирештек. Эш кабат Уфа мәхкәмәсенә кайтты. Ләкин биредә бернинди дә гаделлек юк. Алар Русиянең Югары мәхкәмә карарына карамый, үзләренчә эш итә. Мәсәлән, берничә көн элек соңгы утырыш булды. Анда җинаять эшендәге безнең файдага булган ике битнең юкка чыгуы ачыкланды. Без мәхкәмәдән аларны таптырып полиция чакырттык. Судья полицияне куып чыгарды. Башбаштаклыкны сүз белән генә аңлатып булмый. Хакимият һәм мәхкәмәләр бу завод төзелешен яклый. Без исә аны төзүдә санитар таләпләр үтәлүен, тазарту корылмалары эшләвен таләп итәбез. Завод җитештерергә әзер, ләкин аның тазарту корылмалары төзелмәгән. Быел кыш “Кроношпан”ны эшләтеп тә карадылар. Тирә-яктагы кар өстенә агач тузаны тулды. “Кроношпан”дагы иң куркынычы - формальдегид. Бу матдә кеше сәламәтлеге өчен куркынычлыгы буенча икенче урында тора. Башкортстан онкология авырулары буенча болай да илдә алдынгы урыннарда бара. Бу завод бар куәтенә эшли башласа, авырулар тагы да артачак. Җитәкчеләргә моны аңлату мөмкин түгел”.

Уфадагы урам җыенында Сергей Наумкин чыгышы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

Чарада “Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин да катнашты һәм чыгыш ясады:

“Юлларны төзекләндерү яңаларын төзүгә караганда файдалы. Хакимият моның белән акча эшли. Халык мәнфәгате турында матбугат язмый. Чөнки Русиядә дә, Башкортстанда да бәйсез хәбәрдарлык чаралары калмады. Хакимият йортлар арасындагы барлык буш мәйданнарны тартып ала, яшеллекне бетерә. Шулай да быел безнең вазгыятьне үзгәртер мөмкинчелегебез бар. Чөнки агымдагы елда Русиянең Дәүләт думасы һәм шәһәр шураларына сайлаулар була. Халык беренче нәүбәттә кеше хокуклары буенча халыкара декларацияләрне яклаучы фиркаләр өчен тавыш бирсә, Конституцияне яклаучы һәм аның сагында торучы намзәтләргә өстенлек бирсә, безнең тормышыбыз яхшыруы ихтимал. Без шундый депутатлар сайлауга ирешсәк, кичәге кебек кеше хокуклары буенча вәкил итеп элекке генерал сайланмас иде. Дәүләт думасында кичә Татьяна Москалькованың сайлануы, җәмгыятьне репрессияләгән кешене кеше хокуклары буенча вәкил итеп кую – хурлык! Заманында репрессия органында эшләгән Татьяна Москалькова беренче чыгышында ук Русиядә сәяси тоткыннар юк дип чыгыш ясады. Менә шундый хәлгә җиттек. Шуңа сайлауларда бердәмрәк булырга чакырам!”

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда:

  • юлларны сыйфатлы итеп төзү;
  • тазарту корылмалары төзү һәм булганнарын заманча итеп төзекләндерү;
  • “нокталы төзелеш”ләрне бетерү;
  • яңа микрорайоннарда заманча мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү кебек мәсьәләләр кергән.
Чарадагы балалар
Чарадагы балалар

XS
SM
MD
LG