Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Зимбабве көнбатыш санкцияләренә каршы бергә көрәшү турында килеште


2014 елның декабрендә Зимбабве делегациясе Кырымда булып Сергей Аксенов белән очрашты
2014 елның декабрендә Зимбабве делегациясе Кырымда булып Сергей Аксенов белән очрашты

Русиядән Зимбабвега сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендә бер төркем хөкүмәт рәсмиләре барды.

Зимбабве башкарасы Харареда хөкүмәтара икътисади хезмәттәшлек комиссиясе утырышында көнбатыш санкцияләренә берлектә көрәшү турында килешенде, дип хәбәр итә ТАСС.

Русиядән Зимбабвега килгән бер төркем хөкүмәт рәсмиләрен сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли. Аның сүзләренә караганда, Русия белән Зимбабве уртак эш шурасын төзергә җыена. Аның беренче утырышы 2016 елның июленә билгеләнгән.

allafrica.com сәхифәсе язуынча, Русия Зимбабвега миллиардлаган долларлык инвестицияләр кертергә җыена. 2014 елдан бирле Дарвендейл төбәгендә Русия ярдәмендә агалтын шахталары эшли. Шахталарның 50% Русия 2013 елның маенда сатып алды. Ятмаларны тикшерү дәвам итә, 2018 елның азагына кадәр елына 3 мең тон агалтын чыгару планлаштырыла.

Тышкы эшләр министры Симбараше Мумбенгегви Русиягә 2008 елда Кытай белән бергә Зимбабвега каршы БМО Иминлек Шурасында чикләүләр кертү турында тавыш бирүгә вето салганы өчен рәхмәтен белдерде. АКШ һәм Европа Берлеге Зимбабвега санкцияләрне президент сайлауларындагы хәрәмләшүләр һәм фермерларның җирләрен канунсыз тартып алу өчен кертте. Русиягә чикләүләр Кырымны алу һәм Украинаның көньяк-көнчыгышындагы хәрби низаг өчен игълан ителде.

XS
SM
MD
LG