Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корал тотып уйнаган балалар үскәч кем булыр?


Балалар өчен хәрби кием рекламасы
Балалар өчен хәрби кием рекламасы

Җиңү көне Русиядә һәм Германиядә. Тынычлык мөһимме, әллә сугышмы?

Германиядә 8 май (Европада нацилардан азат итү көне 8 май билгеләнә) каберләргә чәчәкләр куялар, һәлак булганнарны искә алалар. Көнчыгыш Европа илләрендә сугышта ятып калган совет гаскәрләре каберләре һәм һәйкәлләр күп, алар барысы да яхшы каралган. Берлин халкы мәшһүр Трептов паркына бара. Анда инде 65 ел Берлинны алганда һәлак булган совет хәрбиенә зур һәйкәл тора.

Бу көнне яңа төшерелгән документаль фильмнар һәм классик әсәрләр күрсәтелә. "Ничек итеп милләтебез шундый коточкыч идеология корбаны булды", "фашизм дигән афәт башка кабатланмасын өчен тагын нишләргә", "мөмкин булганның барысын да эшлибезме", дигән сораулар аеруча кискен куела. Минемчә, иң мөһиме болар. Парад та, тасмалар да, күлмәк тә, пилоткалар да түгел.

Кулымда балалар уенчыклары каталогы. Аны атна саен почта тартмасына куеп китәләр. Җәйгә әзерләнгән уенчык кибете батуттыр, велосипедтыр, самокаттыр – шундый ише әйберләр сата. Төсләре, формалары күп төрле. Лего, агач һәм тимер конструкторлар, кечкенә өй, чатыр, комлык һәм аның өчен уенчыклар. Йөзләгән машина, йөк машиналары һәм экскаваторлар. Балалар өчен бакчада печән чабу җайланмалары, машина өчен гаражлар. Берничә йөз уенчык арасында уенчык корал эзлим. Күпмедер утыргач ук ату уенчыгы (дартс), су сиптергеч һәм “Йолдызлар сугышы” фильмыннан утлы кылыч таптым. Ә менә танклар да, һөҗүм очкычлары да, хәрбиләр сыннары да тапмадым. Юк, Германиядә уенчык корал сату тыелмаган. Уенчыкларны җитештерүчеләр һәм ата-аналар үз теләкләре белән мондый әйберләрне ясамый һәм сатып алмый. Танклар, мылтыклар һәм уенчык гранаталар кешеләр үлгән чын сугышларны хәтерләтә дип санала.

Германиядә уенчык корал җитештерү тыелмаган, әмма аны ясамыйлар һәм сатып алмыйлар

Балалар үзләре дә милитарист уенчыкларга бик кызыкмый. Дөнья кадәр кызыграк әйбер булганда нәрсәгә алар? Робот ясап була. Алты яшьлекләр арасында археолог булып уйнау модада икән. Кибеттә уенчык динозавр сөякләре сатыла. Аларны төрле җирләргә күмеп куеп, кире казып алып, җыеп, динозаврларны өйрәнеп була. Ирем 13 яшендә чып-чын машина ясаган. Әнисеннән батарей сорап алган да, такта кагып арба ясаган, руль куйган. Якында гына мәктәпкә йөргән булачак ирем букчасын һәм китапларын шул машинага төяп йөрткән. Машинаның бер генә кимчелеге булган – тормозын ясый алмаган. Шуңа күрә мәктәпкә килеп җиткәндәрәк үзе сикереп төшәргә, батарейны тиз генә сүндерергә тиеш булган. Ирем үскәч инженер булган, тагын кем булсын?

Германиядә генә малайлар шундый икән дип уйламагыз. Психологлар ир балаларының уенчык коралга булган кызыксынуын табигый дип саный, әмма монда барысы да гаилә һәм җәмгыятьтән тора. Әти кеше коралга соклана икән – улы да корал яратачак. Балалар корал тоткан кеше хөрмәт һәм горурлыкка лаек икән дип күрә икән – алар да шундый булырга теләячәк. Бала яшенә күрә пират, индеец, хәрби булып уйный да, рухи һәм интеллектуаль үсешен дәвам итеп, башка әйберләр белән кызыксына башлый.

Германиядә кызлар һәм малайлар да үскәч археологлар, физиклар, химиклар, инженерлар булыр. Алда аларны тыныч тормыш көтә. Кайчандыр совет гаскәрләре дә шундый тыныч тормыш өчен сугышкан. Болай дәвам итсә – Русиядә балаларны нәрсә көтә?

Светлана Ниберляйн, журналист, Нюрнберг, Германия

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG