Accessibility links

Камаллар "Үлеп яратты"ны нигә бүтән уйнамаска булган? 


"Үлеп яратты" спектакленнән күренеш
"Үлеп яратты" спектакленнән күренеш

"Үлеп яратты" спектакле Камал театрында 12 майда соңгы тапкыр уйналачак. Татар җәмәгатьчелегендә бу хәлгә аптырап калучылар да бар. Чын тарихны ачкан әсәр иде бит бу, дип белдерә алар.

Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдула пьессы нигезендә режиссер Илгиз Зәйниев куйган "Үлеп яратты" әсәре 12 майдан соң Камал театрында уйналмаячак. Театр мөдире Илфир Якупов бу хакта хәбәр таралгач та, "Үлеп яратты"ны яратканнарның әлеге хәл белән ризалашмауларын әйтә.

Аның сүзләренчә, бу әсәрнең яратып караган үз тамашачысы бар һәм алар социаль челтәрләр аша аңа яза башлаган. Алар: "Ник репертуардан аласыз инде, минем яраткан спектаклем, аны гел килеп карый идем", дип язган. Уйналмаячагын ишеткәч, чит илләрдә яшәүче татарлар арасында "Үлеп яратты"ны видеога төшереп интернетка куйсагыз дип үтенүчеләр дә бар.

Якупов "Үлеп яратты"ның ник куелмаячагын өздереп әйтмәде, бу хәлне башка спектакльләрнең чират көтүе белән бәйләде.

"Һәр кешенең гомере булган кебек, һәр спектакльнең дә үз гомере бар. 2011 елдан бирле бара, бу спектакль биш ел яшәде. Без аны Мәскәүдә, Уфада, Оренбурда да күрсәттек. Тамашачы кимүдән генә спектакльне төшереп калдырмыйлар. Бәлки, киләчәктә куелыр. Шул ук "Диләфрүзгә дүрт кияү", "Зәңгәр шәл" һәм бүтән спектакльләр кебек. Бүтән спектакльләр тулып тора. Өзлексез дөньяви процесс бара, "Кара чикмән", "Әлдермештән Әлмәндәр" һәм башка спектакльләр дә сәхнәдән китте. Октябрьдә сезонны яңа спектакль "Җилкәнсезләр" белән ачачакбыз", ди Якупов.

"Үлеп яратты" спектакленнән күренеш
"Үлеп яратты" спектакленнән күренеш

“Үлеп яратты” – Камалдагы сәяси темаларны күтәргән бердәнбер спектакль иде дип тә әйтергә була. Аның дөньяга чыгуы Мәскәүнең Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә бирүне тыйган чагына туры килде. Премьерада бертуган Бубыйларның: "Мәскәү телне кыса, туган телдә белем алуга каршы төшә", дигән сүзләрен тамашачы алкышларга күмде.

Спектакль мөселманнарны эзәрлекләүләр көчәйгән чорда куелды. Биш вакыт намазын калдырмаган, гомерен мәгърифәтчелеккә багышлаган Мөхлисә Бубыйны НКВДчыларның кулга алуын, аны эзәрлекләвен тасвирлаган пьеса бүгенге көн хәлләренә дә аваздаш булды. Бүген дә хөр фикер әйтүчеләр, милләтен, динен яклаучылар күзәтү һәм басым астында.

Тамашачы бу спектакль аша Бубыйлар узган репрессияләрнең янә кире әйләнеп кайтуын да күрә алды. Белгечләр арасында "Милләтнең йөзек кашлары булган шәхесләр ничек кенә изелмәсен, юк ителмәсен, бу спектакль милләт яшәп калырга сәләтле, моның өчен нинди генә авырлыклар килмәсен, динеңә, милләтеңә тугры калу кирәклеген җиткерә алды", дип бәяләүчеләр дә бар.

“Үлеп яратты” – Камалның элекке мөдире, милләтпәрвәр Шамил Закировның яратып караган спектакльләрнең берсе булды. Бу хакта ул мәгълүмат чараларына берничә тапкыр белдергән иде. Артистлар Шамил аганың бу спектакль барганда һәрвакыт сәхнә артында тамашаны күзәткәнен әле дә хәтерли.

"Үлеп яратты" спектакленнән күренеш
"Үлеп яратты" спектакленнән күренеш

Әлеге әсәр турында: "Дәүләт кешеләре, сәясәтчеләр татарның мәнфәгатен яклап сүз әйтә алмаганда, Камал театры "Үлеп яратты" белән милләтне яклап үз сүзен әйтте... "Үлеп яратты" – федераль үзәкнең Русиядәге милләтләргә карата булган сәясәтенә каршы җавабы иде", дип фикер белдерүчеләр дә бар.

Бу спектакль татар җәмәгатьчелеге хушына үзенең тугрылыгы, чын һәм дәһшәтле тарихны, татарның үз башыннан үткәннәрне ачып бирүе белән дә кереп кала. Татарлар арасында бу спектакльне күрү өчен генә Казанга килүчеләр дә, күз яшьләре аша кат-кат караучылар да аз булмады.

Бүген Русиядә яңадан советлар чоры тарихын бизәкләү, матурлап күрсәтү, ул чордагы җинаятьләрне йому, күрмәмешкә салышу гадәте кереп бара. "Үлеп яратты" бу яңа "иске" сәясәткә бөтенләй туры килми. Шуңа күрә, аның репертуардан алынуы Мәскәүнең яңа сәяси таләпләре аркасында түгел микән дигән шик тә тудыра.

XS
SM
MD
LG