Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" активистлары Татарстан түрәләренең татарча сөйләшүен таләп итә


"Азатлык" активистлары Татарстан түрәләренең татарча сөйләшүен таләп итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе үтәлешен таләп итеп ялгыз пикет уздырды. Яшьләр, Татарстан түрәләре халыкка хезмәтне урыс теле белән бергә татар телендә дә күрсәтергә тиеш, ди.

Һәр айның 8нче көнендә Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсенең үтәлешен таләп итеп ялгыз пикетлар оештырып килгән "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре бу юлы әлеге чараны 6 майда уздырды.

Татарстан хөкүмәт йорты алдында узган пикетта берлекнең рәис урынбасары Рәфыйк Кәримуллин "Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе үтәлешен таләп итәбез. Татарстанда барлык түрәләр, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре татар телен белергә тиеш", дигән шигар күтәреп басып торды.

Кәримуллин, Татарстанда татар теленең дә урыс теле кебек дәүләт теле булуына карамастан, дәүләт оешмаларында күбесенчә урыс теленең өстенлек итүен, татар теленең кулланылмавын һәм шул рәвешле төшеп калуын әйтте.

Ул әлеге пикетның Татарстан дәүләт телләренең кулланылышындагы тигезсезлекне бетерү максатыннан уздыруларын җиткерде.

"Без Татарстан дәүләт структараларында татар теленең тигез кулланылуын, мәгълүмат такталарының татарча язылуын, халыкка хезмәтләрнең татар телендә күрсәтелүен таләп итәбез. Татарстан хөкүмәте янында пикет уздырсак та, түрәләр безнең янга сирәк чыга. Әмма халык кызыксынып без күтәргән шигарләрне укып китә", ди ул.

Кәримуллин, даими оештырылып торганда мондый пикетларның тәэсире барыбер булачак дип саный.

Пикетчы, бүгенге көндә татар теленең дәүләт оешмаларында кулланылмавы актуаль проблемнарның берсе. Без беренче чиратта, татар теленең дәүләт оешмаларында тулысынча кулланылуын таләп итәбез, ди.

* * * *

Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе:

1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.

2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.

XS
SM
MD
LG