Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары Ильми Умеров тоткарланды


12 майда Бакчасарайда Кырымтатар Мәҗлесе рәисенең урынбасары Ильми Умеров тоткарланды. ФСБ аны Бакчасарайдан Акмәчәткә алып киткән. Бу хакта Фейсбукта Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нәриман Җәлал хәбәр итте.

Умеров Кырым оккупациясенә кадәр Бакчасарай районы администрациясе рәисе булып эшләде. Ул аннексияне танымавын, Русиянең Кырымдагы хакимиятләре белән эшләмәячәген белдереп вазифасыннан китте. Социаль челтерләрдә Мәскәү куйган хакимиятне әледән-әле тәнкыйтьләп торды.

12 май иртәсендә Бакчасарайда берьюлы биш кырымтатар йортында тентүләр башланды. Кырымтатарлар бу тентүләрне 18 май Матәм көне алдыннан куркыту гамәлләре дип атый.

Русия оккупациясендәге Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуына җавап итеп Европа парламенты 12 май резолюция кабул итте.

Европа парламенты резолюциясендә татарларны эзәрлекләү дәвам иткәндә Русиягә басымны арттырырга һәм санкцияләрне киңәйтергә чакырылган.

XS
SM
MD
LG