Accessibility links

Кайнар хәбәр

Благовар халкы дуңгыз фермасын авылдан читтә төзүне таләп итә


Благовар районында дуңгызчылык фермасы төземәкчеләр
Благовар районында дуңгызчылык фермасы төземәкчеләр

12 май Башкортстанның Благовар районы Кашкалаша авылы мәдәният йортында җәмәгатьчелек Благовар районында дуңгызчылык фермасы төзелүгә каршы җыен уздырды. Тарткалаш өч сәгатькә сузылды. Халык ферма төзүгә каршы түгел, бары тик авылдан 5-6 чакрым ераклыкка күчерүне таләп итә.

Җәмәгатьчелек җыенында Кашкалаша авылы янында дуңгыз селекция-генетик үзәге төзү мәсьәләсе каралды. Чарада Благовар районының Кашкалаша һәм Узыбаш авыллары халкыннан тыш, күрше Чишмә районының Уразбахты, Арслан һәм Әмин авылы вәкилләре, шулай ук республиканың төрле мәчетләреннән килгән 16 имам һәм мөхтәсиб, Уфда яшәүче благоварлар – барлыгы 150гә якын кеше катнашты. Утырышта 16 кешенең чыгышы тыңланды. Алар татар авыллары янында дуңгызчылык үзәге төзүгә каршы булуларын белдерде, үзәкнең экология өчен зыянлы булуын билгеләде. Каршы як исә экологик экспертиза баруын әйтеп, ул уңай булган хәлдә дуңгызчылык үзәгенең куркыныч булмавын аңлатырга тырышты. Яңа эш урыннары булдыруда, район казнасына файдасы турында сөйләде.

Тарткалашлар өч сәгатькә сузылды. Җәмәгатьчелек җыенында төзелешкә каршылар һәм төзелеш тарафдарлары уртак фикергә килә алмады. Әлеге җыен нәтиҗәләре авыл шурасы депутатлары утырышында каралачак. Соңгы сүзне алар әйтәчәк.

Җәмәгатьчелектә ризасызлык берничә ай элек үк башланган иде. Дуңгызчылык үзәге төзелү билгеле булу белән Кашкалаша һәм Узыбаш авылы халкы республика җитәкчесенә һәм прокуратурага хат язган иде. Аны барлыгы 280 кеше имзалады. Әлеге җәмәгатьчелек тыңлаулары шул уңайдан узды. Җәмәгатьчелек үзәкне төзүгә каршы түгел, бары тик авылдан 5-6 чакрым ераклыкка күчерүне таләп итә.

Чарада Уфада яшәүче благоварлы, бик күп җырларга сүз язган Мидхәт Әбделмәнов тә катнашты. Ул Азатлыкка бу уңайдан фикерләре белән бүлешеп, шуларны белдерде:

Мидхәт Әбделмәнов
Мидхәт Әбделмәнов

"Моңа кадәр Восточный авылы янында бер дуңгыз фермасы төзелгән иде инде. “Эксима” дип аталган яңа холдинг төзү өчен эшләр кыш көнендә үк башланган. Башта авыл янында урманны кисеп, агач төпләреннән арындыра башладылар. Юл төзеделәр. Халык нәрсә төзергә җыенуларын яз айларында гына белде һәм төзелешкә каршы төркем оешты. Алар үзәкнең авылдан 5-6 чакрым ераклыкта төзелүен таләп итә. Югыйсә, төзү өчен арчылган мәйдан Узыбаш авылына 1,5 чакрым, Кашкалашадан 1 чакрым ераклыкта урнашкан. Кашкалаша авылыннан биегрәк урында. Ягъни язгы сулар нәкъ авылга ага. Иң куркынычы – 50 метр ераклыкта гына Уза елгасы ага. Ул Дим елгасына кушыла. Дим исә Чишмә районының Әмин, Новая, Арслан, Салих һәм Уразбахты авыллары аша үтә.

Кашкалашада “Благовар” дәүләт кошчылык заводының бүлекчәсе эшли, анда казлар үрчетәләр. Узыбаш янында токымчылык кошчылык фермасы урнашкан. Ягъни районда экологиягә зарар салыр урыннар болай да җитәрлек. Шуннан мәсьәләнең икенче ягы да бар. Районда яшәүчеләрнең 70 проценты - татарлар. Бу авылларда да күпчелекне мөселманнар тәшкил итә. Мәчетләр эшли. Кыйблага карап намаз укыган мөселманнар хәзер дуңгызчылык үзәгенә карап намаз укырга тиеш булып чыга. Чөнки ул кыйбла ягында төзелә".

Благоварда моңа кадәр дә ризасызлыклар булган иде. Узган елның сентябрь аенда Дмитриевка авылы халкы республика җитәкчелегенә хат язган иде. Алар һава пычрануын, күзгә аммиак һәм күкерт водороды керүен, балаларның бик еш авырый башлаулары турында белдергән иде. Аларның хаты республиканың экология министрлыгына бирелде, октябрь башында экологлар дуңгызчылык комплексында тикшерүләр уздырды. Ләкин алар экология бозылуын ачыкламады. Рәсми булмаган чыганаклар дуңгызчылык комплексы җитәкчеләренең 2015 елның 1 октябрендә күчмә лабоаотория тикшерү уздырачагын белүләре һәм алдан кайбер чаралар күрүләрен хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG