Севиль Латиф-заде: "Халкыма шундый авыр көннәр киләсен көтмәгән идем"
Мәтәм чарада катнашучылар арасында 85 яшьлек Севиль Латиф-заде дә бар иде. "18 майда 1944 елда иртән сәгәт 5тә мине Кырымнан чыгарганда миңа 12 яшь иде. Без нацилар оккупациясендә бик кыйналдык, ләкин Совет Армиясе Кырымны азат иткәннән соң безне тагын да мөшкел көннәр көткенне белми идек. Ә инде 2014 елның февраль аеннан башлап Кырымда минем халкым шундый көтелмәгән авыр көннәр үткеречәген көтмәгән идем. Кешеләрнең майданга чыгырга мөмкинлеге юк, аларны алып китәләр, өйләрендә ниндидер әдәбият тотырга хаклары юк, безнең мәчәтләребезгә һөҗүм итәләр, намаз кылганнарны алып китәләр. Моңа түзәргә мөмкин түгел. Мин сөргенлек чорын башымнан үткәрдем, мин халкым өчен үләргә дә ризамын, тик милләт буларак безнең хокукларны торгызсыннар", диде Севиль Лятиф заде.
мультимедиа
-
апрель 25, 202626 апрель - Татар теле көне. Бәйрәмме ул?
-
апрель 15, 2026Стәрлетамак сәнәгать мәйданына дроннар һөҗүме
-
март 16, 2026Берлинда яңа буын татар мөһаҗирләре спектакль куйды
-
февраль 16, 2026Истанбулда татар мөһаҗирләренең тарихын сөйләгән күргәзмә ачылды
-
февраль 05, 2026Сан Франциско татарлары милли ризыклар ярминкәсен оештырды
-
февраль 04, 2026Уфада 9нчы сыйныф укучысы мәктәпкә һөҗүм иткән