Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага сайлау алдыннан хакимият себертатарларны тагын исенә төшерде


Төмән өлкәсендә сазлыклар арасындагы күпчелек себертатар авылларында яшәүчеләр суны күлдән эчә, газ кермәгән, яздан көзгә кадәр олы дөнья белән юл өзелә.
Төмән өлкәсендә сазлыклар арасындагы күпчелек себертатар авылларында яшәүчеләр суны күлдән эчә, газ кермәгән, яздан көзгә кадәр олы дөнья белән юл өзелә.

Төмән өлкәсе хакимияте каршында себертатарлар проблемнарын барлаячак комиссия төзелде. Себертатар автономиясе вәкиле Динар Абукин, бу комиссия Думага сайлау алдыннан себертатарларны хакимият фиркасе ягына авыштыру өчен генә оешты, ди.

Русия Думасына сайлауга әзерлек кыза төшкәндә себертатарлар алдында торган проблемнарны хәл итәчәк комиссия төзелде дип игълан ителде. Бу комиссия зур түгел, биш кешелек кенә. Аңа өлкәнең мәдәният департаменты директоры Виктор Новакаускас җитәкчелек итәчәк. Әлеге төркемгә галимә Хәнисә Алишина, шагыйрь Николай Шәмсетдинов, өлкә татар конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова һәм "Яңарыш" газетасы редакторы Алсу Сәгыйтова кергән.

Әгәр Русия Думасы рәисе Сергей Нарышкин өлкә губернаторы Владимир Якушевка себертатарларның проблемнарын барлап хәл итәргә дигән хат юлламаса, бу комиссияне төзү мәдәният департаменты җитәкчесе һәм өлкәнең милләтләр эшләре комитеты рәисенең башына да кереп карамаган булыр иде.

Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар һәм себертатарлар автономиясенең утырышында әлеге комиссия турында да сүз булды. Җәмәгать эшлеклеләре арасында бу төркемгә башкаларны да кертү кирәк дигән тәкъдимнәр яңгыраса да, бу сүзләр хупланмады. "Бу комиссиягә кергән һәркем үз төркеме белән эшләргә тиеш", дип кенә аңлаттылар. Проблемнар тупланачак һәм автономиянең чираттагы утырышында алар тикшереләчәк, дип кенә белдерелде.

Себертатар проблемнары белән турыдан-туры шөгыльләнгән, халык тормышын тирәннән белгән иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре әлеге комиссиядән читтә калган.

Динар Абукин
Динар Абукин

Төмән шәһәре думасы депутаты, себертатар милли-мәдәни мохтарияте вәкиле Динар Абукин бу комиссия сазлыклар арасында яшәүче татарларны үз якларына тарту, "Бердәм Русия" вәкилләренә тавыш бирүдә үгетләү эшләрен киң җәелдерү өчен генә төзелгән булырга мөмкин дигән фикердә.

"Сайлаулар алдыннан халыкны тынычландыру, саз ягындагы татарларны үз якларына тарту өчен эшләнгән эштер бу. Бөтен җирдә хәзер бу турыда сүз күтәрерләр, эшлибез, диярләр һәм шуның белән бетәр дә ул. Депутат һәм себер татарлары автономиясе шурасында булуыма карамастан, бу комиссия турында имеш-мимешләрдән ишетеп кенә беләм.

Хәзерге көндә себер татарларының төп проблемнары булып социаль-экономик юнәлештәге өлкә програмы һәм аз санлы җирле халык хокукын алу бурычы тора", дип хәбәр итте Динар Абукин.

Мондый комиссиянең шыпырт кына төзелүе турында себертатар иҗтимагый оешмалары арасында апрель урталарында ук хәбәр таралды. Апрель азагында исә Вагай районындагы Тугыз, Карагай авылларын су басты. Иртеш елгасы буендагы башка себертатар авыллары белән дә юл өзелде. Төмән өлкәсе татар конгрессы җитәкчелегеннән кала әлеге комиссия вәкилләре дә, башка иҗтимагый оешмалар да бу су баскан авылларга барып чын хакыйкатьне үз күзләре белән күреп кайтуны кирәк санамады.

Мөнирә Сәгыйдуллина
Мөнирә Сәгыйдуллина

Су басу проблемын дөньяга чыгарган Мөнирә Сәгыйдуллина (Дөнья татар конгрессы сайты редакторы) бу комиссиянең себертатарларга файда китерүенә шикләнеп карый.

"Төмән өлкәсендә себертатарлар проблемы белән җитди шөгыльләнүче юк. Һәркем үз файдасын күрергә тырыша. Кемгәдер исем кирәк, кемгәдер кәнәфи. Ә татарлар үз проблемнары кочагында кала бирә", ди ул. Сәгыйдуллина сүзләренчә, беренче чиратта, социаль проблемнар – яхшы юллар, авылларга газ кертү, милли мәгарифне булдыру, милли кадрлар әзерләү белән шөгыльләнергә кирәк. Себер татарларының тарихын, телен, мәдәниятен өйрәнүче фәнни институт та булдыру кирәк дип саный ул.

Эрнест Вәлиев
Эрнест Вәлиев

Озак еллар Төмән өлкәсе прокуроры булып эшләгән, хәзерге вакытта Русия Думасы депутаты Эрнест Вәлиев Азатлыкка Нарышкинның Төмән җитәкчелегенә язган хатының ничек барлыкка килүе турында аңлатты. Вәлиев сүзләренчә, Думага килгән күп санлы мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә туган ул.

"Монда күптән билгеле проблем турында сүз бара – себертатарлары үзләрен җирле аз санлы халык исәбенә кертүне сорыйлар. Ә инде барлык башка чишеләсе мәсьәләләр бу проблем белән бәйле. Бер төркем себер халыкларының аз санлы халык исәбенә керү мәсьәләсе яңадан карауны таләп итә ул. Әлегә сорау ачык калды, хәл ителмәгән, комиссия шуның белән шөгыльләнәчәктер дә инде. Думага бу чакырылышның соңгы ае гына калды, өч атна эчендә шулкадәр катлаулы мәсьәләне карап бетерү мөмкин түгел, шуңа да сентябрь аеннан башланачак киләсе чакырылышка кадәр эш туктала", ди Вәлиев.

Вәлиев янә Дума сайлавына чыгарга җыена. Ул намзәт булып барачак 185нче округка Төмән шәһәренең ике районы һәм татарлар күп яши торган Тубыл шәһәре белән районы, Аромаш, Вагай, Түбән Тәүде, Яркәү районнары керә.

* * * *

Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк.

XS
SM
MD
LG