Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирски татарлары үзләре арасында бай татар яшәгәнен белми калган


Илгиз Гарифуллин. kp.ru фотосы
Илгиз Гарифуллин. kp.ru фотосы

Новосибирскида Росрезервның Себер бүлгесендә эшләүче Илгиз Гарифуллин ришвәттә шикләнелеп тоткарланды. Байлыгына тикшерүчеләрнең исләре киткән.

Новосибирски өлкәсе татар мәдәнияте үзәге 5 июньдә Сабантуй үткәрергә җыена. Үзәк җитәкчесе Рауза Тихомирова Азатлыкка милли бәйрәмгә акча табу иң кыены дип белдерә. Алар ел саен җитәкчелектә татарлар булган төрле ширкәтләргә мөрәҗәгать итә. Иртәнге 11дән кичке бишләргә кадәр дәвам иткән төрле уеннар, ярышлар үткәрү өчен хәйран күп бүләк кирәк, аннан да кала башка чыгымнар да бар, ди ул. Сәхнә, артистлар, электр һәм башкалар шулай бәя тора.

Тихомирова сүзләренчә, узган елгы Сабантуйда 10 меңләп кеше булган. Яңа урында үткәрсәләр дә быел да ким булмас дип өметләнәләр. Элекке елларда үткәрелеп килгән "Үзәк" паркында төзекләндерү эшләре барганга быел милли бәйрәм яңа урында – "Каенлык" ("Березовая роща") паркында узачак.

Рауза Тихомирова
Рауза Тихомирова

Новосибирски Сабантуена әзерлек эшләре әлеге калада "бик бай" татар яшәгән икән дигән хәбәрләр таралган вакытка туры килде. ФСБ хезмәткәрләре ришвәттә шикләнелгән Илгиз Гарифуллинны тоткарлады. Бу хакта 26 май Русия тикшерү комитеты хәбәр итте. Гарифуллин Росрезервның Себер бүлгесе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. Тихомирова бу хакта телевизордан ишетеп белгән. "Беркайчан да аның турында ишеткәнем булмады, андыйлар үзләрен күрсәтмәскә тырыша шул", ди Тихомирова.

Росрезервка мобилизация булган вакытта аны тәэмин итүдә, гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә, әһәмияткә ия ресурслар һәм азык-төлек белән тәэмин итү бозылганда икътисадның төрле өлкәләренә, оешмаларга, Русия төбәкләренә булышу өчен илнең матди резервын саклау, булдыру, хезмәтләндерү йөкләнгән.

43 яшьлек Гарифуллин үтә дә зиннәттә яшәргә яратуы белән ФСБ һәм тикшерү идарәсе хезмәткәрләрен шаккатырган, дип яза "Комсомольская правда".

Тикшерү фаразлавынча, 2015 елның октябрь-декабрендә ябык бәйгедә җиңү яулауда булышкан өчен аңа ришвәт – Porsche Cayenne машинасын биргәннәр. Бу машинаны ул җәмәгатенеке итеп рәсмиләштереп тә куйган. Түрә үз төбәкләренә маяга тимер юл рельслары һәм шпаллар китертүдә тотылган.

Гадәттән тыш хәл була калса дип һәр төбәктә рельслар һәм шпаллар маяда торырга тиеш. Бәйге бер ширкәт кенә ота ала торган итеп оештырыла. Нәтиҗәдә "Ленпромтранспроект" ширкәтеннән кала берәү дә бу бәйгедә катнаша алмый. Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин белдерүенчә, рельслар китерү килешүе 80 миллион сумлык була. Гарифуллинга бәйге өчен 6,1 миллион сумлык машина китереп тапшыралар. Бу ришвәтнең бер өлеше дип белдерелә. Бүләк биргән Станислав Кабанячий шулай ук тоткарланган.

Гарифуллинның өендә табылган ау мылтыклары. kp.ru фотосы
Гарифуллинның өендә табылган ау мылтыклары. kp.ru фотосы

Гарифуллинның өендә тентү узган. Түрә эрбет урманындагы кыйбатлы бистәдә яшәгән. Бер кыйбатлы фатиры кызы, ә икенчесе – 200 метрлы таунхаус һәм машина кую гаражы җәмәгатенең әнисе исеменә язылган булган.

Тикшерүчеләрне Гарифулинның машина паркы гаҗәпкә калдырган. Анда Arctic Trucks Toyota Land Cruiser 200, Porsche Panamera, Porsche Cayenne, Range Rover Sport, Volkswagen Multivan, Volkswagen Phaeton һәм ике КамАЗ машиналары булган. Тикшерүчеләр өендә 100 млн сум акча тапкан.

kp.ru фотосы
kp.ru фотосы

Түрә ауга йөрергә яраткан. Тикшерүчеләр аның өендә берсе-берсе ярты миллион сумлык кыйммәтле ау мылтыклары тапкан. Гарифуллин сирәк очрый торган, Кызыл китапка кертелгән хайваннарны да кызганмаган. Ауга йөрү өчен сәгатенә 110 мең сум түләп боралак арендалаган, тау тәкәләре (архар) ауларга яраткан, дип яза басма.

Росрезерв түрәсе ел да декларациясендә 500 мең сум акча эшлим дип күрсәтеп килгән. Хезмәт хакы 43 мең сум булган.

XS
SM
MD
LG