Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлар эзәрлекләнгән Кырымга "Түгәрәк уен"га барудан баш тартам"


Мари Иле татар мәдәният үзәге ансамбле. Рамай Юлдашев (с) бәрмә уен коралы дәф белән
Мари Иле татар мәдәният үзәге ансамбле. Рамай Юлдашев (с) бәрмә уен коралы дәф белән

Мари Иле татарлары активисты Рамай Юлдашев кырымтатарлар эзәрлекләнгән, хокуклары бозылган Кырымга "Түгәрәк уен" фестиваленә барудан баш тарта.

Мари Иле татарлары активисты, республиканың татар мәдәният үзәге хезмәткәре, "Рәйхан" фольклор ансамбле артисты Рамай Юлдашев 21-24 сентябрь Кырымда узачак "Түгәрәк уен" Русиякүләм фольклор фестивалендә катнашудан баш тарта. Бүген Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләүләр, кулга алулар дәвам иткәндә, хокуклары бозылганда анда барып җырлап-биеп йөрү күңелгә ята торган әйбер түгел дип белдерә ул.

"Намусыма тап төшерәсем килми, күңелем дә тартмый. Кырымда әле яңа гына Мөэминә Алиеваның үлеме дә тетрәндерде. Кырымтатарларны эзәрлекләүләр туктамый. Кырымтатарлар эзсез югала, аларны кулга алалар. Кырымтатарларның милли-демократик хәрәкәтендәге үз фикерен белдергәннәргә сәяси һәм рухи басым көчәя. Мин Русиянең кайсы гына төбәге булсын, "Түгәрәк уен" Курган өлкәсендәме, Оренбурдамы, хет кайда үтсен, барган булыр идем", ди Юлдашев.

Рамай Юлдашев
Рамай Юлдашев

Мари Иленең татар татар мәдәният үзәге фольклор ансамбльләре "Түгәрәк уен" фестиваленең беренчесеннән үк сәхнәдә. Республикада "Рәйхан", "Сандугач" вокаль ансамбле, "Болгар" бию төркеме халыкның борын-борыннан килгән җырлы-биюле күренешләрен сәхнәгә куя. Моннан ике ел элек үзләренең гөсләчеләр ансамбле оешты.

Юлдашевтан кала татар ансамбльләре әгъзалары Кырымга барырга җыена. "Алар бит татарлар, 85-90%ы "крымнаш" дип йөри. Мин аларга сәясәтнең төбендә ни ятканын аңлата-аңлата ардым, хәзер аңлатасым да килми. Барсы да Русия телевидениесе пропагандасының корбаннары. Алар чын вазгыятьне белми, чөнки бәйсез интернет челтәрләрдә утырмыйлар, барсы да телевизорга баккан", ди Юлдашев.

Аның сүзләренчә, Җамаланың Евровидениедә җиңүен татар мәдәният үзәгендә, нәкъ Русия телевидениесе сөйләп торганча, гаепләп чыгучылар да булган. Җиңүне сәясәт белән бәйләгәннәр.

Юлдашев Кырымны Русия оккупацияләгән вакытта Татарстаннан сәнгать коллективларының, артистларның, депутатларның Кырымга барып кырымтатарларны Кремль алып барган сәясәткә аударырга тырышуларын да хупламавын әйтә.

Рамай әфәнде Кырымнан Татарстанга йә булмаса башка милли республикаларга нинди генә кырымтатар ансамбле килсә дә зурлап, хөрмәтләп каршы алынырга тиеш дигән фикердә. Татар конгрессы вәкилләренең, татар язучылары һәм татар сәясәтчеләренең Кырымдагы чын вазгыятькә карата ачык һәм төпле итеп үз сүзләрен әйтмәүләрен дә гаепли ул.

Узган ел 23-25 сентябрьдә Мари Илендә Русиякүләм "Түгәрәк уен" фестиваленең чираттагысы үтте. Анда Кырымнан килгән "Илһам" ансамбле дә катнашты, киләсе фестивальнең Кырымда булачагы белдерелде.

XS
SM
MD
LG