Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы БИМ-радио памперс җыеп социаль хезмәтләр эшен үз өстенә ала


Казандагы БИМ-радио памперс җыеп социаль хезмәтләр эшен башкара
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

Казандагы БИМ-радио памперс җыеп социаль хезмәтләр эшен башкара

Казандагы БИМ-радио памперслар җитешмәү артканга сабыйлар йортына һуманитар ярдәм чарасын март аенда ук башлаган. Чара 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә төгәлләнә.

Казанда БИМ-радио тыңлаучылары март аеннан бирле һәр көн диярлек үзләренең радиоалгычларыннан памперслар җыюга багышланган игъланны ишетте. БИМ-радио кергән "Мәгълүмати системалар" ширкәте җитәкчесе урынбасары Илона Зинатова әйтүенчә, сабыйларга ярдәм итү радиода эшләүче хезмәткәрләрнең күңел эше, бу һуманитар ярдәмне оештырырга аларны беркем дә мәҗбүр итмәгән.

"Барыбыз да яхшы белә, бүген барлык социаль кирәк-яраклар да дәүләт тарафыннан тулысынча канәгатьләндерелми. Бер яктан карасаң, әлеге чараны уздырып без билгеле бер социаль эш эшлибез, әмма бу хәл өстебезгә дәүләт вазифасын алабыз дигән сүз түгел әле. БИМ-радио хезмәткәрләре һәм тыңлаучылары бу эш белән шуны әйтергә тели – проблемны чишүдә син үзең ни дә булса эшли аласын икән, үзеңнән башла, башкаларга таянма. Шуңа күрә дә без бу гамәлне дәүләт оешмалары ярдәменнән башка оештырабыз", ди Зинатова.

Памперслар җыеп сабыйлар йортына ярдәм итү эшен радио 2002 елда башлап җибәргән булган. Быел ул 14нче тапкыр үткәрелә. Оештыручыларны елдан-ел бу проблемга халык тарафыннан игьтибар артуы куандыра. Элекке елларда радио памперс җыю эшен май ае буе дәвам итеп, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә йомгаклый торган булган. Быел исә чара мартта ук башланды, ди Зинатова.

БИМ-радиога җыелган балалар памперслары
БИМ-радиога җыелган балалар памперслары



"Безнең бу эшчәнлекнең һәр ел дәвам иткәнне белеп, быел сабыйлар йорты май аен көтеп тормыйча үзләренең памперсларга нык мохтаҗ булуы турында әйтте. Шунлыктан без һуманитар чарабызны 21 марттан 1 июньгә кадәр үткәрергә булдык. Быел бу вакыт аралыгында 23 мең 172 данә памперс җыелды", ди ул.

БИМ-радио бу чараны киләсе елларда да дәвам итәргә уйлый. "Бу бернинди дә PR акция түгел, ә бары тик өстебезгә алган социаль җываплылык кына", ди радио җитәкчелеге.

2015 елның октябрь аенда социаль челтәрләрдә Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар йортына памперслар җитми дигән хәбәр таралган иде. Азатлык анда булып чыннан да җитешмәүчелек барлыгын ачыклады, әмма балалар йорты җитәкчелеге бу шау-шуны йомарга тырышты. Хәбәр Татарстанның социаль яклау министрлыгына да барып җиткәч, министр Эльмира Зарипованың бу проблемның дөньяга чыгуына каршы икәнлеге билгеле булды.

XS
SM
MD
LG