Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда элекке "Рәхмәт" мәчете имамы мәхкәмә каршына басачак


Әмир Мозаффров
Әмир Мозаффров

"Рәхмәт" мәчете тирәсендә шау-шу берничә ел дәвам итте. Аның имамы Әмир Мозаффаровка инде гаепләү белдерелгән.

Екатеринбурда таркатылган "Рәхмәт” мәчете имамы Әмир хәзрәт Мозаффаров һәм аның ярдәмчесенә гаепләүләр белдерелелгән.

Тикшерүчеләр Мозаффаров мәчеттә экстремистик җәмгыять булдырган, исламның экстремистик тармагын дәгъват кылган һәм башка диннәргә карата нәфрәт тудырган дип бара. Алар фикеренчә, имам һәм аның ярдәмчесе моны китаплар, белешмәлекләр чыгару һәм интернетта экстремистик материаллар урнаштыру ярдәмендә эшләгән.

urfo.org хәбәр итүенчә, Мозаффаров белдерелгән гаепләүләрне кире кага.

Элегрәк Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Әмир хәзрәт Мозаффаров Екатеринбурда "Рәхмәт" мәчетен ябарга җыенуларын, мөселманнарның ул мәчетне төзекләндерү өчен 15 миллионлап сум акча тотканлыгын сөйләгән иде.

Мозаффаров сүзләренчә, бу бина мөселманнарга бирелгәндә ул таушалып беткән, идәнсез, тәрәзәсез, коммуникациясез булган.

Ул ФСБ хезмәткәрләренең үзләренә килеп даими тикшерүләр уздырып торуын, экстремистик китаплар табуын да әйтте.

“ФСБ бездә классик ислам китапханәсе әдәбиятын тапты. “Сады Праведных”, “История Пророка”, “Крепость мусульманина” кебек китаплар. Ул китаплар турында мәхкәмә карарына күз салсагыз, анда нәрсә, кайсы җөмләләре ярамаганлыгы турында ярты сүз дә юк. Бары тик экстремистик, ваһһаби дип бәя бирәләр.

Бүгенге көндә дәүләтнең сәясәте исламга, мөселманнарга каршы. Имеш алар экстремистлар һәм ниндидер куркыныч тудыралар. Тыныч кына яшәп яткан төбәкләрдә проблема китереп чыгаралар. Ну менә бездә милләтара да, динара да проблема юк. Шуннан ни дисең инде.

Аларга экстремизм белән көрәш бара дигән хисап кирәк. Экстремистлар булмаса да аларны табарга кирәк. Кемгә дә булса бармак белән күрсәтергә кирәк. Полиция, ФСБда экстремизмга каршы көрәш бүлеге бар икән, алар бит инде үз эшен күрсәтергә тиеш. Кемне дә булса табарга тиешләр һәм ул гына да җитми "менә аларга шундый җәза бирдек дип күрсәтергә кирәк”, дигән иде ул.

XS
SM
MD
LG