Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Кемдер уразаны яшерә, башкасы бу турыда сөйли... Кайсысы дөрес икән?

Мароккода телефон әсбабыннан имамнарга бәя биреп була

Мәҗлесне әзерләгән кеше уразада булса, ризыкны кабып карый аламы?

Сабакай авылында ифтар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Ярты литр сөткә куелган камырдан ничә пәрәмәч чыга? Ульян өлкәсе Сабакай авылында ифтарлар шулай уза.

Төркиядә чәчтарашта: ураза тот

Кырымда "Безнең балалар" исемле иҗтимагый оешма рамазан аенда ярдәм җыя

Кырымда хөкем карарын көтеп изоляторларда тотылган 18 кешенең 17се - кырымтатарлар. Аларның барысының да өйләрендә кечкенә һәм үсмер балалары калды. Бер төркем активистлар ул балаларны кайгыртуны үз өсләренә алды.

"Тоткындагы кырымтатар мөселманнарының балалары - безнең балалар. Алар үскәч милләтне әти-әнисен кебек хөрмәт итәчәк", диелгән оештыручылар белдерүендә.

Halal Guide проекты авторларыннан яңа Ифтар.рф сайты эшли башлады

Бөтен "хәләл Русия" бер гаджетта
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

​Ифтар.рф сәхифәсендә Русиянең 19 шәһәрендә ифтар оештырылган урыннарны табып була. Шулай ук анда ураза тотуның дүрт шарты һәм рамазан яңалыклары белән танышып була. Halal Guide 2012 елдан бирле эшли.

Лондон мэры Садыйк Хан: Быелгы Ураза гаете Трафалгар мәйданында бәйрәм ителәчәк (инглизчә)

Быел тарихта беренче тапкыр Лондон башлыгы итеп мөселман һәм милли азчылык вәкиле сайланды. Садыйк Аман Хан Лондонда Пакстан чыгышлы эшчеләр гаиләсендә туып үскән. Хокукчы белгечлеген алган, озак еллар дәвамында юрист булып хезмәт иткән. Балалар бакчасыннан ук сәясәт белән кызыксынган, Лейбористлар фиркасенә ул 15 яшендә кабул ителгән иде. Гаиләсендә Исламга хөрмәт бик нык тәрбияләнгән.

Урта Әләзән авылында ифтарда балалар һәм яшьләр күп иде

Русиядә иң зур авыл саналган Урта Әләзән кебек авыллар Татарстанда юк. Анда унбер мәчеттән тыш, шәхси кибетләр, икмәк пешерү заводы, казылык эшләү цехлары бар.

Кибетләрдә спиртлы эчемлекләр сатылмый, мәчетләргә һәркөнне бик күп кеше йөри. Совет хакимияте мәчетләрне җимергәндә, бу авыл халкы мәчетләрен тар-мар итәргә рөхсәт бирмәгән, халык бервакытта да исламнан аерылмаган.

дәвам

XS
SM
MD
LG