Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дождь: Русия төбәкләрендәге газетлар НТВның ялган мәгълүмат таратуын кисәтәчәк 


Русия төбәкләрендәге газетлар НТВ каналының ялган мәгълүмат таратуы турында укучыларны кисәтәчәк, дип хәбәр итә Дождь.

Русия төбәкләрендәге йөзләп газет, аларның күпчелеге Төбәкләрдәге бәйсез басмалар альянсына (ТББА) керә, НТВ каналының ялган мәгълүмат таратуы турында укучыларны кисәтәчәк. Дождь хәбәр итүенчә, газетлар 8 июньнән үзләренең телепрограмнар битендә НТВ логотибы янына ялган мәгълүмат тарата дип язачак. Бу хакта телеканалга әлеге эшне оештыручыларның берсе, "Шәһәр хәбәрләре" ("Городские вести") газеты редакторы Валерий Безпятых белдергән.

Безпятых сүзләренчә, ул барлык газетларга да җибәрелгән мөрәҗәгатьне юристлар белән килештереп эшләгән. Анда НТВ програмы каршына каналның журналистлар материаллары астында "бозылган мәгълүмат йә булмаса пропаганда" бирүе хакында белдереп тору турында әйтелгән. Бу эшкә ТББАга кермәгән басмалар да кушыла ала. Безпятых бу чарага 20дән 40ка кадәр басма кушылырга, ә киләсе атнадан аларның саны 100гә җитәргә мөмкин дип белдерә. Бу эшкә кушылачакбыз дип язган баш мөхәррирләр дә бар.

Русиядә НТВ гына түгел, башка каналлар да дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат тарата. Мисал өчен РЕН-ТВ "Хәрби сер" ("Военная тайна") фильмында Зәки Вәлидине, башкортларның хокук яклаучы "Күк бүре" оешмасын, ТӨРКСОЙны бергә бутап бүгенге вазгыятьне һәм тарихны да бозып күрсәтте, дип белдергән иде Азатлыкка башкорт җәмәгатьчелеге һәм галимнәре.

XS
SM
MD
LG