Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акча юклыкка зарланган Русия хөкүмәте Израилгә күчкәннәргә пенсия түләмәкче


Русия пенсионеры акчасын саный. Архив фотосы
Русия пенсионеры акчасын саный. Архив фотосы

Русия хәзер Израилдә торган, 1992 елга кадәр Советлар Берлегенең РСФСР территориясендә эшләгәннәргә пенсия түләргә җыена.

Бюджетта акча юк. Бу сүзләр соңгы ике ел эчендә һәрдаим Русия халкының аңына сеңдерелеп килә. Итәкләрне җыйыйк, түзик дип Кремль халыкны киләчәккә өметләндерә. Мәгариф, мәдәният, социаль яклауга биреләчәк акчалар кысыла. Шул ук вакытта саклану (оборона), армия өчен акча табыла, бюджетлары мулдан. Ул гына да түгел Русиядә яңа бер куәт структурасы – Росгвардия төзелә.

Халык тиеннәрен санаганда тагын бер яңалык – Русия Израилдә яшәгән пенсионерларга киләсе елдан 5,4 миллиард сум акча түли башлаячак. Русия президенты Владимир Путин Израил премьеры Биньямин Нетаньяһу белән очрашканда социаль тәэминат өлкәсендә үзара хезмәттәшлек килешүе имзалаган.

Русиядәге һәм Израилдәге эш стажлары өчен пенсия түләү нечкәлекләре бу документның нигезенә салынган. Русия кануннарына күрә, хәзерге Русия территориясендә (элекке РСФСР) 1992 елга кадәр эшләгән Советлар Берлеге (СССР) ватандашларына пенсия түләү каралган. 100 меңләп кеше иминият пенсиясе (страховая пенсия) алырга мөмкин дип белдерә Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

Израил хөкүмәтенең имиграция министры Зеев Элькин сүзләренчә, килешү көчкә кергәч Русиянең картлык, инвалидлык һәм туйдыручысын югалту пенсиясен РСФСРда яшәп 1992 елга кадәр Израилгә күчкәннәр дә алачак.

Хокук яклаучы Алекс Тенцер бүген 32 меңләп "совет пенсионеры" пенсия ала, яртысына якыны Русия банкларына, 17 меңе Израил банкларына күчерә дип белдерә. Элькин да Израилдә яшәүчеләрнең 30 меңләбенең пенсия алуын, тагын шуның кадәр үк кешенең килешү көчкә кергәч алачагын әйтә.

Израилгә түләнәсе акчаларны Русия бюджетының кайсы кесәсеннән алыначагы гына күрсәтелми. Бу 5,4 миллиард сум Русия пенсионерларына түләү өчен каралаган бюджетны киметергә мөмкин.

Русия җитәкчелеге социаль яклауга, халык өчен булган башка проектларга акчаны кысканда Израилдә яшәүчеләргә дә пенсия түли башлау гади халыкның, бигрәк тә пенсия яшендәгеләрнең ачуын чыгармасмы? Кремльнең бу адымыннан соң халыкта Израилне, яһүдләрне күрәалмау хисләре тумасмы?

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

"Звезда Поволжья" газеты нәшире, сәяси күзәтүче Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Русиядә исламга тискәре мөнәсәбәт арту яһүдләр мәсьәләсен читкә этәргән.

"Минемчә, пенсия аркасында антисемит хисләр тумаячак. Русиядә яһүд мәсьәләсе хәзер кискен түгел. Күп яһүдләр Русиядән китте. Бүген илдәге урыслар ислам таралудан куркып калган. Русиядә хәзер исламны күрә алмау арта бара һәм ул яһүд мәсьәләсен читкә этәрде", ди Әхмәтов.

Рәшит әфәнде фикеренчә, 5,4 миллиард сум казна өчен әллә ни зур акчалар түгел. Әгәр базарда нефть бәясе 50 доллардан ким булмаса хөкүмәт социаль йөкләмәләрен үти алачак. Әхмәтов Русия хөкүмәте Израилдәге пенсионерларга акча түләргә тиеш дип саный.

"Мин бу хәлне дәүләт өстендә булган йөкләмәләрне үтәү дип кенә кабул итәм. Русиядән китеп Израилдә яшәүчеләр ялга чыкканчы Советлар Берлегендә эшләгәнгә күрә, пенсия акчасына хокуклары бар. Кем генә булмасын, ул Русиядә яшиме, әллә чит илләрдәме Русия дәүләте аларга пенсия түләргә тиеш. Ул бит кешеләрнең эшләп казанган акчалары. Әгәр алар Русия вадандашлыгын саклаган булса бу пенсия түләнергә тиеш", ди Әхмәтов.

Татарстанда яһүдләр оешмасы җитәкчесе Михаил Скоблионок пенсияне кеше кайда эшләгән шул ил түләргә тиеш дип белдерә.

"Алар Израилдә эшләмәгән һәм шуңа күрә бернинди пенсия дә алмый. Алар анда матди ярдәм (пособие) генә ала. Төрле илләргә киткәннәрнеке төрлечә, төгәл күпме икәнен әйтә алмыйм. Германия, АКШ һәм башка илләргә киткәннәр матди ярдәм ала. Германиядә кеше башына 350 евро түләнә", диде Скоблионок "Реальное время"га.

Закирә Зарипова
Закирә Зарипова

"Израил татарлары" иҗтимагый оешма җитәкчесе Закирә Зарипова Азатлыкка Израилгә Русиядән күченеп килүчеләр күптән пенсия ала дип аңлатты. Русия дәүләте түләгән өлеше якынча 200 доллар тәшкил итә. Израил пенсионерларга 400 доллар түли дип әйтә. Закира ханым үзе пенсия алмый.

"Израилдә хатын-кызлар 62 яшьтә, ирләр 67 яшьтә лаеклы ялга чыга. Әмма биредә дә пенсиягә чыгу вакытын озайталар. Киләсе елларда ул хатын-кызларга 63-65 яшькә әйләнәчәк, ирләрнең пенсиягә чыгу вакыты 70 яшь булачак. Яһүдләр озак яши, күбрәк эшләсәләр дә була, дип фикер йөртәләр шикелле. Миңа 60 яшь, әле эшлим. Израил дәүләте миңа инвалидлык өчен 370 доллар түли. Бу – бик аз акча. Мәсәлән, бер бүлмәне яллап тору өчен 400 доллардан артык түлисе.

"Русиядән килүче пенсионерлар яхшы яши"

Русиядән күченеп Израилдә төпләнеп калып, ике дәүләттән дә пенсия алучы танышларым бар, әмма алар арасында татарлар юк. Мин үзем Украинадан булгач, миңа Русия пенсиясе тәтеми. Русия Израил белән берлектә репатриантларга (күченүчеләргә) пенсия түләүне беренче булып хәл итте. Беларус бу өлкәдә нидер эшли, әмма ахырга кадәр ул хәл ителмәде. Украина бу эшне башлады башлавын, әмма туктап калды. Русиядән килүче пенсионерлар яхшы яши, икесеннән дә акча алалар бит.

Русиядән 200 долар алалар, Израилдән 400 доллардан күбрәк алалар. Җәмгысе якынча 600 доллар булып чыга. Андый акчага ия булучыларга яшәү җиңелрәк, электр, су өчен түләү кечкенә була, аларга ташлама да ясала.

Русия Израилдә яшәүче репатриантларга пенсияне түләве бигүк дөрес түгел, ул кадәр кирәкми дип саныйм. Гомумән, түләмәсәләр дә ярый. Репатриантларның 50 проценты Русиядән, калганнары – элеккеге Советлар берлегендә булган илләрдән килүчеләр. Соңгылары бик авыр яши. Безгә дә андый түләү кирәк. Кемдер фәкыйрьлектә яши, кайда арзанрак ризык сатыла икән дип тилмерә, очны очка ялгый", дип сөйләде Азатлыкка Закирә ханым.

XS
SM
MD
LG