Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 11нче сыйныфка барырга теләүче укучылар саны кимегән


БДИ кертелгәннән бирле 9нчы сыйныфтан соң мәктәптән китүчеләр арткан. Кайбер мәктәпләрдә 11нче сыйныф ачу өчен укучылар җитми.

Мәгариф системына БДИ кертелүе укучылар тормышына гына түгел, мәктәп тормышына да шактый үзгәрешләр кертте. Элегрәк мәктәптә 11нче сыйныфларның булуы гадәти күренеш булса, бүгенге көндә бу алай ук түгел. 9нчы сыйныфтан соң күп балаларның мәктәптән китүе сәбәпле кайбер мәктәпләрдә 11нче сыйныфлар бөтенләй дә ачылмый. Яки балалар аз булуы сәбәпле берничә мәктәпне 10нчы сыйныфка бергә кушу очраклары бар. Бу авыл җирендә генә түгел, шәһәрдә дә күзәтелә.

Чаллының 52нче мәктәбендә узган елны 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар барысы да 100% киткән, бу елны исә ике сыйныфка барлыгы 51 укучыдан 18-19 бала гына калачак, бирегә тагын ике мәктәп укучыларын кушачаклар. Аларда да унынчы сыйныфка баручылар аз. 52нче мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлап, унынчы сыйныфка баручы Айгөл Камалова белән мондый үзгәрешләрнең сәбәпләре хакында сөйләштек:

Ике елымны мәктәптә әрәмгә уздырганчы, һөнәрле булып эшкә урнашам

“Абыем дүрт ел элек мәктәпне тәмамлаган иде, шул еллардан соң безнең мәктәптә тугызынчы сыйныфтан соң китүчеләр күбәйде дип уйлыйм. Узган елны бездә, гомумән, унынчы сыйныфны ачмадылар. Бу елны безнең сыйныфта 27 укучы тәмамлады, алардан 13ләп укучы кала, ә параллель сыйныфта 24 бала иде, алардан 5-6 кеше калачак, унынчы сыйныфка башка мәктәпләр укучыларын алачаклар.

Күпләр БДИдан куркып китә. Кайберәүләр 11нче сыйныфка калырга перспектива юк дип саный. Башта училище, колледжларга аннан соң институтларга керәчәкләр. Нәрсәгә тагын ике елга калырга, дип саныйлар. Бәлкем, сәбәбе шулай ук БДИдыр. Үзем дә әгәр киткән булсам БДИ сәбәпле киткән булыр идем дип уйлыйм”, дип сөйләде Айгөл.

Тугызынчы сыйныфтан китүчеләр исә ачылып сөйләшергә теләмәде. Кайбер укучылар әңгәмәдән баш тартты. Бер укучы, “11 сыйныфка каласы килми. Мин баштан ук теләмәдем. Табиб буласым килә” диде һәм институт алдыннан колледжга керәчәге хакында әйтте.

Халык укырга, белем алырга яратмый

Мәгариф хезмәткәре Эльза Нәбиуллина сәбәп БДИ гына түгел ди. "Ике елымны мәктәптә әрәмгә уздырганчы, һөнәрле булып эшкә урнашам", ди яшьләр. Әмма бу күп очракта укытучылар үзләре һәм ата-аналар тараткан имеш-мимеш", диде ул Азатлыкка.

Аның сүзләренә караганда, югары белемле кеше - белемле дигән сүз түгел. Соңгы елларда югары уку йортларына теләгән һәркем керде, әмма бу әле сыйфатлы белем алып чыкты дигән сүз түгел, ди ул.

"Бездә аерым югары белем бирүдә аерым белгечлекләр генә яхшы дәрәҗәдә өйрәтелә. Халык укырга, белем алырга яратмый. БДИны югары уку йортларына керергә теләүчеләр генә бирсен иде", диде мәгариф хезмәткәре.

Мондый үзгәрешләр Татарстан гына түгел, башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Калининград.ru сайты да узган елны бу хакта хәбәр иткән. Анда әйтелгәнчә, 2014 елда Калининградның тугызынчы сыйныфын тәмамлаучыларның 44% киткән. "Соңгы вакытта тугызынчы сыйныфтан соң китәргә теләүчеләрнең күбәю тенденденциясе күзәтелә" диелгән әлеге сайтта.

Тугызынчы сыйныфтан соң тапшырылучы дәүләт имтиханы да БДИ кебек үк тапшырыла. Укучылар башка мәктәпләрдә, БДИдагы кебек бланклардагы махсус биремнәрне эшли, психологик яктан да аны БДИга бер әзерлек дип санарга мөмкин, әмма мәктәптә сыйфатлы белем бирелмәгәндә, укучыларга психологик басым арта. Моның нәтиҗәсендә үкенечле хәлләр килеп чыга.

Апрель аенда гына Татарстанның Кукмара районында 14 яшьлек үсмер имтихан нәтиҗәләреннән куркып үзенә кул салды. 2015 елда Апас районында тугызынчы сыйныфны бетерүче ике үсмер үз-үзенә кул салды, берсен коткарып калдылар.

XS
SM
MD
LG