Accessibility links

Кайнар хәбәр

Запорожье татары Рәхимә Әхмәрова: "Кубрат ханга кан тарта"


Кубрат хан хәзинәсе табылган урынга куелган һәйкәл янында, сулдан: Сабина Басыйрова, Татьяна Маллайева, Рәхимә Әхмәрова һәм алда кечкенә кыз - Розалия Басыйрова
Кубрат хан хәзинәсе табылган урынга куелган һәйкәл янында, сулдан: Сабина Басыйрова, Татьяна Маллайева, Рәхимә Әхмәрова һәм алда кечкенә кыз - Розалия Басыйрова

Украинаның Запорожье шәһәре татарлары Кубрат хан хәзинәсе табылган урынга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды, болгарларга багышланган чараларда катнашты.

11 июньдә Украинаның Полтава өлкәсендәге Кече Перещепина авылында Кубрат хан хәзинәсе табылган урынга куелган һәйкәл янында үткән чарада Запорожье шәһәренең "Алтын ай" татар мәдәният үзәге вәкилләре дә катнашты.

"Бу һәйкәл моннан 15 ел элек күпләгән Евразия халыклары һәм шулай ук Идел буе татарларының уртак бабасы булган Кубрат хан истәлегенә куелды. Бу минем өченче сәфәрем иде. Минем мәрхүм Исхак бабам: "Без бит борынгы болгар халкы", дип әйтә килде. Болгарларга, бөек Кубрат ханга кан тарта", ди "Алтын ай" җитәкчесе Рәхимә Әхмәрова.

20 ел дәвамында "Алтын ай" оешмасына җитәкчелек иткән Рәхимә ханым үзен "мин мишәр татары" дип белдерә. Моннан күп еллар элек үзлегеннән болгарларның үткәне белән кызыксына башлый. Эзләнә, күп укый. Үзен болгар тамырларының дәвамчысы дип белдерә ул. Белгәннәрен кызыксынучылар белән уртаклаша. Якшәмбе мәктәбендә татар теле дәресләре вакытында да укучыларына болгарлар турында сөйли.

"Кубрат хан варисларын җыя" дип аталган чарага ул татар телен өйрәнгән укучысы Сабина Басыйрова, аның кызы Илмира Басыйрова белән барган. Запорожье шәһәреннән юлга чыгучы 18 кеше арасында дүрт татар да була.

Әхмәрова фикеренчә, Татарстанда яшәүчеләрнең болгар тамырларына игътибары җитәрлек түгел. "Хөкүмәт тә бу хакта ишетергә теләмиме, әллә ишеттермиләрме. 15 ел дәвамында үтә торган бу чарага да бөтенләй кызыксыну юк", ди активист.

Русия белән Украина арасындагы катлаулы вазгыять кайчан да булса җайланыр һәм Татарстаннан да килерләр әле дип өметләнә ул. Аңа Русиядә яшәүче татарлар арасыннан Украинага барырга шүрлибез, Русиядә кичермәсләр дип әйтүчеләр дә булган.

Берничә ел элек Ялта шәһәрендә Галимҗан Ибраһимовка истәлек тактасы ачкан вакытта Рәхимә ханым бу чарага килгән Татарстан галимнәренә Кубрат хан истәлегенә дә ел да очрашулар оештырылуын җиткерә, әмма "аларның исләре китмәде", ди ул.

52 ел Запорожье шәһәрендә яшәүче Рәхимә ханым Пенза өлкәсенең Али авылында туа. Бу авыл Ульян, Сарытау һәм Пенза өлкәләре чигенә урнашкан. Әхмәрова татарлыктан баш тартмый, болгарлыкны татар халкының бер тамыры буларак таный.

"Мин туган якларда татар авылларында яшәүчеләр дә үзләрен болгар дип беләләр, әмма яшь буынга хәзер болгарлык турында җиткерүчеләр азая. Интернетта болгарлар турында мәгълүмат бик күп, укы, йөрән, әмма кирәген генә сайлап ала бел", ди ул. Аның сүзләренчә, Запорожье шәһәрендә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында болгарлар белән кызыксынучылар арта. Болгарстан ярдәме белән Запорожье университетында болгар мәктәбе ачылган.

Әхмәрова Шәһри Болгарда да була. Шунда аларны каршы алырга чыккан татарларның йөзләрен күреп нәкъ безнең авылдагы кебекләр икән дип куана һәм бу хәлдән соң күңелендә болгарлык хисләре көчлерәк кабынганны әйтә.

Рәхимә Әхмәрова чыгыш ясый
Рәхимә Әхмәрова чыгыш ясый

11-12 июньдә үткән "Кубрат хан варисларын җыя" чарасын халыкара бәйрәм дип атарга була. Анда, Әхмәрова сүзләренчә, Украина, Молдова, Романия, Болгарстаннан галимнәр, сәсәятчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, медиа вәкилләре, сәнгатькәрләр катнаша.

Чара вакытында Кубрат хан һәйкәленә чәчәкләр салалар, Полтава һәм Кече Перещепины авылларындагы тарихи музейларны карыйлар. Болгарларга багышланган яңа китаплар тәкъдим ителә. "Кайсы милләттән булуга карамастан, без – Кубрат ханның дәвамчылары" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе үтә. Концертта татарлар исеменнән "Киев сандугачы" төрки-татар һәм "Аккорды Хортицы" фестивальләре лауреаты 14 яшьлек Илмира Басыйрова курайда уйный.

15 ел дәвамында бу чара болгарларның Украинада чыгучы "Роден край" ("Туган як") басмасы баш мөхәррире Дора Костова җитәкчелегендә оештырыла.

"Кубрат хан варисларын җыя" чарасы. 11-12 июнь, 2014
"Кубрат хан варисларын җыя" чарасы. 11-12 июнь, 2014

1912 елның маенда Кече Перещепино көтүчеләре елга яр буенда хәзинә таба. Хәзинәдә барлыгы 800ләп уникаль әйбер, алар арасында 19 көмеш, 16 алтын савыт, алтынлап һәм кыйммәтле ташлар белән эшләнгән кында тимер кылыч һәм балдаклар да була.

Википедия язуынча, хәзинәдә, шул чорга караган 800 данә тирәсе алтын һәм көмеш әйберләре арасында Кубратның Ираклий I сараенда югары статусын күрсәтүче грек телле титулы "ΧΟΒΡΑΤΟΥ ΠΑΤΡΙΚΙΟΥ", ягъни "Кубрат патриций" дип язылган балдагы да бар.

Кубрат хан хәзинәсенең күп өлеше хәзер Эрмитажда саклана. Татарстан фәннәр академиясенең Археология институты җитәкчесе Айрат Ситдыйков Болгарда музей ачылгач Азатлыкка: "Эрмитаж фондларындагы Кубрат хан хәзинәләренең бер өлешенең копияләрен Болгар музеена куярга җыенабыз, алар безгә күчермәләрен эшләп бирергә вәгъдә итте", дип белдергән иде.

Музей директоры урынбасары Андрей Фәтхетдинов сүзләренчә, бер ел чамасы элек Кубрат хан хәзинәсеннән берничә әйбернең копиясе Болгарга кайткан. "Алар арасында берничә алтын савыт һәм мөһерле балдак та бар", ди Фәтхетдинов.

2010 елдан Татарстан тәкъдиме белән галимнәрнең Халыкара болгар форумы үткәрелеп килә. Бу чараның беренчесе Болгар тыюлыгында үтте. Анда Татарстан, Русия, Болгарстан, Маҗарстан, Молдова, Украина галимнәре катнашты. Әлеге форум төрки-татар һәм славян дөньясы тарихында төп проблемнарны чишүдә әһәмияткә ия булачак, дип белдерелгән иде. Борынгы болгарларның матди, рухи культуралары, тирән тамырлары, үсеше һәм бүгенге элемтәләр әлеге форумдагы чыгышларда яктыртыла. Аннан соң бу форумнар Алтайда, Варнада (Болгарстан), Казанда үтте.

Халыкара чараның җиденчесе 2-11 ноябрьдә Кырымның Ялта шәһәрендә үтәчәк. Ул "Евразия киңлекләрендә шәһәр һәм дала культурасы диалогы. Алтын Урданың тарихи географиясе" дигән темага багышлана.

XS
SM
MD
LG