Урыс язучысы Наталья Нестерованың “Выйти замуж” әсәренә нигезләнеп язылган “Әллә ялгыш, әллә язмыш” комедиясе режиссеры – Резедә Гарипова. Ул тамашачыларга беренче тапкыр тәкъдим ителгән спектакльне сәхнәләштергән. Русчадан татарчага театрның әйдәп баручы артистларының берсе – Илфак Хафизов тәрҗемә иткән. Әсәр тулысынча диярлек татар тамашачысына яраклаштырылган, әмма геройларның сөйләмендә, спектакльдәге җырларда урыс сүзләре яңгырап ала.
Резедә Гарипова сүзләренчә, соңгы арада ул күбрәк проза әсәрләренә мөрәҗәгать итә башлаган. Моны ул сәхнәдә сыйфатлы драма әсәрләренең аз булуы белән аңлата.
“Бу китап кулыма эләккәч, мин аны рәхәтләнеп, көлә-көлә укыдым. Миңа кызык булгач, башкаларга да күңелле булыр дип уйладым. Әсәрдәге хикәяләр гадәти тормыштан алынган. Аларны мәзәкләр дисәң дә була. Алар хатын-кыз тормышы турында бара. Гадәти тормыш хакында”, диде Резедә.
Режиссер спектакльне сәхнәләштергәндә тамашачының театрда ниндидер могҗиза күрергә теләвен истә тотарга тырышкан. Телевизордан һәркөнне күрсәтелә торган сәяси вакыйгалар, комедияләр карап кына булмый, дип саный ул. “Театрга килгәч могҗиза да, үзенә күрә фәлсәфә дә булсын”, ди Гарипова.
Тамашачы исә спектакльгә карата төрле фикердә. Анастасия Чернова төп геройның бәхеткә омтылуын, шәхси тормышын җайларга теләвен, дүрт иргә кияүгә чыгып та могҗизага ышануын хуплый. Әсәрнең төп каһарманы Люциянең 1970нче еллардагы тормышын чагылдырган күренешләр, шул заманның рухы аның күңеленә аеруча да хуш килгән.
“Спектакль безнең чор, элеккеге заманны сурәтли. Бу тормыштан алынган. Люция бик дөрес эшли, ирең эчкәч, аның белән торып булмый. Тормышта яшәү рәвеше шулай туры килә инде”, диде Анастасия.
Икенче бер тамашачы Алия Гыйләҗева исә киресенчә, Люциянең гамәлләрен тәнкыйтьли. “Ире була торып та, ул икенче бер иргә китә. Беренче тормыш иптәшен ул үзе сайлап алды бит”, ди ул.
“Әллә язмыш, әллә ялгыш”та Тинчурин театрының ярты труппасы диярлек катнаша. Алар арасында тамашачы күптән үз иткән Исламия Мәхмүтова, Зөфәр Харисов, Нуретдин Нәҗмиев, Ренат Шәмсетдинов, Рөстәм Гайзуллин белән бергә яшь артистлар да катнаша. Төп герой ролен Гөлназ Нәүмәтова башкара.
Спектакльне кабат 30 июньдә карап булачак. Быел да тинчуриннар 82нче сезонны премьера белән яба.