Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә ватандашлыктан мәхрүм итү турында маддә канун өлгесенә кертелмәячәк


Эрнест Вәлиев
Эрнест Вәлиев

Думаның иминлек комитеты рәисе урынбасары Эрнест Вәлиев ватандашлыктан мәхрүм итү турында маддәләрнең "террорга каршы" кануннар өлгесенә кертелмәячәген белдергән.

Русия Думасында "террорга каршы" кануннарга үзгәрешләргә ватандашлыктан мәхрүм итү турында юлларны кертмәскә булганнар. Бу хакта РБК яза. Думаның иминлек комитеты рәисе урынбасары Эрнест Вәлиев ватандашлыктан мәхрүм итү турында маддәләрнең өлгегә кертелмәячәген белдергән.

Элгәре җомга утырышында ватандашлыкка кагылган маддәне төшереп калдыру, йә булмаса аңа үзгәрешләр кертү һәм чит илләргә чыгуны чикләүне дә күзаллаган маддәләр дә тикшереләчәк дип белдерелгән иде.

Русия Думасының иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты террор эшчәнлеккә караган җинаять кылган өчен Русия ватандашлыгыннан колак кагуны хуплаган иде. Өлгедә аерым бер җинаять кылган очракта үз теләге белән ватандашлыктан ваз кичү турында да язылган, "экстремистик" мәкаләләр өчен җавапка тарту да каралган булган. Мондый эшләр, кагыйдә буларак, оппозиционерларга һәм активистларга ачыла.

Хокук яклаучылар әлеге өстәмәләр Русия Конституциясенә каршы килә, ә депутат Ирина Яровая дәкъдиме белән әзерләнгән канун өлгесенең террорга каршы көрәштә бернинди дә катнашы юк дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG