Accessibility links

Кайнар хәбәр

Энгел Фәттахов Теләче районы җитәкчелегенә мәктәпләр мәсьәләсендә шелтә белдерде


Аланда урта мәктәпне саклап калу өчен имза җыялар
Аланда урта мәктәпне саклап калу өчен имза җыялар

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов "проблемалы" районнарны барлап, аларның җитәкчелеге белән сөйләшәчәген раслады.

23 июнь көнне Арчада "Татарстанда гомуми белем оешмаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү" дигән темага киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, Теләче районының татар авылларында үзгәртелергә мөмкин мәктәпләр барлыгын телгә алып, мәгариф идарәсе җитәкчесенә шелтә белдерде.

Фәттахов фикеренчә, мәктәпләрдә үзгәрешләр көтелгән очракта, әти-әниләр белән киңәшеп, уртак фикергә килеп хәл итү кирәк. Министр мәктәпләрендә үзгәрешләр көтелгән "проблемалы" районнарны барлап, аларның җитәкчелеге белән сөйләшәчәген дә әйтте.

Теләче районында өч урта мәктәпне тугыз еллыкка калдыру, ике тугыз еллыкны башлангыч итү хәбәре чыккач та Алан авылы халкы үз мәктәпләрен саклап калу өчен ярдәм сорап Татарстан җитәкчелеге исеменә 300ләп имза җыйды.

Татарстан язучылар берлеге идарәсе дә президент Рөстәм Миңнехановка Аланда урта мәктәпне саклап калу мөрәҗәгате әзерләде. Анда "Район бюджеты өчен урта мәктәпне тотуга караганда башлангыч яки тугыз еллык мәктәбен финанслау очсызгарак төшә, әмма бу татар авылларын бетерүгә беренче адым булырга мөмкин. Һәр авыл, һәр татар мәктәбе сезнең аеруча күзәтүдә булсын иде!" дигән юллар да бар.

Берлек рәисе Данил Салихов Азатлыкка бу мөрәҗәгатьне "президент белән очрашкач үзенә тапшырачакмын" дип белдерде.

Теләче районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Тимофеева Алан, Олы Мишә һәм Югары Кибәхуҗадагы мәктәпләрне ничек бар, шулай саклап калу өчен район башлыгы бөтен мөмкинлекләрне барлый, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG