Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан сөлгесе" Әби-патша һәйкәленә альтернатива була ала


"Казан сөлгесе" архитектура корылмасы проекты. Авторы – Илдар Кәрим
"Казан сөлгесе" архитектура корылмасы проекты. Авторы – Илдар Кәрим

Архитектор Илдар Кәрим Татарстанда яшәүчеләр өчен дә, туристлар өчен дә татар милли үзенчәлегендәге архитектура корылмалары, һәйкәлләр күпкә кызыклырак булачак дип белдерә.

Казан хакимиятләре Әби-патшага куелачак һәйкәл бәйгесенә килгән проектларны сайлап алу өчен халык хозурына чыгарды. Интернетта тавыш бирү башлады. Иҗат төркемнәре әзерләгән проектларда һәйкәлне Марсель Сәлимҗанов исемендәге урамның Кабан күле яры буена кую күзаллана. Хакимиятләр тавыш биргәндә сайлап алу өчен өч урынны тәкъдим итә. Алар: күлнең яр буе, Бишбалта бистәсе, һәм тавыш бирүчеләр тәкъдим иткән урын. Һәйкәл Кабан күле ярына урнаштырыла калса Әби-патша артында манзара булып Иске татар бистәсе күренеп торачак.

Казанда хакимиятләрнең Әби-патшага һәйкәл куярга теләве LLC "Yummy group" җитәкчесе, архитектор Илдар Кәримнең күңеленә хуш килмәгән. "Бу безнең тарихыбыз түгел бит, Әби-патша безнең тарихка читтән тиеп кенә узган ул. Шул ук Казан мәчесен генә алганда да, патшага караганда ул туристларның күңеленә күбрәк хуш килә, Татарстанда яшәүчеләр исә үз күңелләренә якын булганны күрәсе килә. Туристларны да Казан шәркыйлеге белән кызыксындыра. Әби-патшадан кала да Татарстан мәдәниятының тарихы бик бай бит", ди Илдар әфәнде.

Казан хакимиятләре Әби-патша үз фәрманы белән Казан сәүдәгәрләренә таш мәчетләр төзергә рөхсәт биргән дип тәкрарлый, әнә шуңа күрә һәйкәл дә куелырга тиеш дип белдерә. Бу юллар проектларга интернетта тавыш бирү битендә дә иң өскә язылган. Хакимиятләр патшабикәне "игелекле" итеп күрсәтергә тели. Галимнәр фикеренчә, Әби-патша үз сәясәтен ныграк үткәрү өчен генә мөселманнарга кайбер ташламаларга барырга мәҗбүр булган.

Илдар Кәрим
Илдар Кәрим

Илдар Кәрим һәйкәл өчен тәкъдим ителгән проектлар белән танышкан һәм аларны монументаль сәнгатьтә заманадан артта калганлык буларак бәяли. Казанда, гомумән алганда, сәнгать мәктәбе аксый дигән фикердә ул.

"Әгәр дә инде Әби-патшага ихтирам күрсәтәселәре, аны мәчетләр белән бәйлиселәре килә икән, ул вакытта Казанда мәчетнеке кебек бик биек манара кую кирәк, ә аның астында Әби-патша торсын, манара очында алтын ай булырга тиеш", ди ул.

Илдар әфәнде фикеренчә, тарихи яктан татар җирләре булган Казанда, беренче чиратта, миллилек чагылырга тиеш. Архитектор Казан җитәкчелеге кайчан да булса "Казан сөлгесе" дип аталган архитектура корылмасы проектына игътибар итәр һәм тормышка ашырыр дип өметләнә.

Илдар әфәнде "Казан сөлгесе"н 2012 елда башкаланың тимер юл вокзалы мәйданын үзгәртү өчен бәйге игълан ителгәч әзерләгән. Хакимиятләр бәйге башлануын белдерде, әмма аның нәтиҗәләре игълан ителмәде. Универсиада алдыннан бу мәйдан төзекләндерелде җир астына машиналар кую урыны ясалды. Хәзер анда чәчәкләр, агачлар үсә, фонтан атып тора.

Татар җәмәгатьчелеге башкала капкасы булган тимер юл вокзалы мәйданы тарихыбызны, миллилекне чагылдырырга тиеш дип әйтә килә. Мәйданны Сөембикә, Мөхәммәд хан һәйкәлләре бизәргә тиеш дип проектлар тәкъдим итүчеләр дә булган иде.

Сөембикә һәм улы Үтәмеш-Гәрәйгә һәйкәл проекты
Сөембикә һәм улы Үтәмеш-Гәрәйгә һәйкәл проекты

Илдар әфәнде "Казан сөлгесе"н заманча һәм шул ук вакытта бик күп очраклар өчен күзалланган корылма итеп әзерләгән. Иң беренчесе –башкалага килгәннәрне чәкчәкле милли сөлге белән каршы алу рухы бирә ди ул.

"Казан сөлгесе"нең мөмкинлекләре күпкырлы. Әзерләгәндә бөтен мәйданны күз алдында тоттым. Явым-төшем булганда сулар мәйдандагы бакчаны сугара торган итеп эшләнде. Теләсә нинди һава торышында да фонтан тирәсендәге урындыкларда ял итеп булачак. Пыяла һәм тимердән эшләнгәнгә, бу корылмада тавыш таралу да исәпкә алынган. "Казан сөлгесе" астында концертлар, төрле чаралар үткәрү мөмкинлеге дә каралган.

Илдар әфәнде бу проектын эшләгәч сәяхәт иткән вакытта үзенең әсәренә ошаш корылмаларны Грузия, Швейцария, Испания һәм башка илләрдә дә күргән.

"Казан сөлгесе" тимер юл вокзалына куелса, Казан символы булып торыр иде, ди Илдар Кәрим.

XS
SM
MD
LG