Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшь иҗатчыларга ихласлык һәм табышлар җитми"


Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбай татар телендә иҗат итүче Альбина Мөхәммәдиеваны бүләкли
Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбай татар телендә иҗат итүче Альбина Мөхәммәдиеваны бүләкли

23 июнь көнне Башкортстан Язучылар берлегендә яшь иҗатчылар семинары үтте. Бу юлы анда татар телендә иҗат итүчеләр дә катнашты. Белгечләр иҗади әсәрләргә шактый каты бәя бирде.

Семинарда 2015 елда иҗади бәйгеләрдә һәм соңгы чорда конкурс-ярышларда җиңгән яшь язучылар катнашты. Чара тантаналы ачылганнан соң эш өч секциядә дәвам итте. Башкорт-татар прозасы һәм шигърияте, урыс секциясе эшләде. Проза секциясендә 10 яшь язучының әсәрләре, шул исәптән 4 татар телендә иҗат итүчеләрнең әсәрләре тикшерелде. Аларга бәяне “Агыйдел” журналының һәм Башкортстан язучылар берлегенең проза секциясе рәисе, язучы Сабир Шәрипов, “Тулпар” журналының проза бүлеге җитәкчесе, Башкортстан Язучылар берлегенең татар прозасы секциясе рәисе, язучы Дилбәр Сөләйманова, башкорт телендә нәшер ителүче “Шоңкар” журналы, “Башкортостан” гәзите мөхәррирләре бәя бирде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Шигърият секциясендә 18 яшь иҗатчының әсәрләре “сират күпере” аша узды. Шуларның 7се татар телендә җат итүчеләр иде. Аларга Башкортстанның халык шагыйрәсе Гөлфия Юнысова,татар телендә нәшер ителүче төп рәсми гәзит ”Кызыл таң”, башкорт телендә нәшер ителүче төп рәсми гәзит “Башкортостан”, “Агыйдел”, “Тулпар” журналының шигърият бүлеге мөхәррирләре, шагыйрьләр җентекле анализ ясады. Әлеге секциядә семинарда катнашкан иң яшь иҗатчы, Дәүләкән районының Фаридун авылы кызы, 7нче сыйныф укучысы Гөлүзә Әхмәдиева булды. Күпчелек иҗатчылар республика югары уку йортларындагы татар һәм башкорт бүлекләре студентлары иде. Секцияләрдә язучы һәм шагыйрьләр осталык дәресләре дә бирде, үзләренең иҗат өлгеләре белән дә таныштырды.

Секцияләрдә бәяләр шактый каты булды.

“Башкортостан” гәзитенең шигърият бүлеге мөхәррире, шагыйрь Салават Әбүзәров: “Чын әсәр йөрәкләрне чымырдатып алырга тиеш. Мин андый әсәрләргә тап булмадым. Тозлары әзрәк”.

“Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Азамат Юлдашбаев: “Мин интернеттагы иҗатлар белән танышып киләм. Анда иң күп тавышны үкенечле мәхәббәт һәм милләтне данлаган, аңа мәдхия укыган әсәрләр яулый. Тематик тарлык хас. Күп укырга киңәш итәр идем. Яшь язучы кимендә 2500 китап укып чыгарга тиеш”.

Татар телендә иҗат итүче Сөмбел Гыймалетдинованы бүләкләү
Татар телендә иҗат итүче Сөмбел Гыймалетдинованы бүләкләү

“Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Илдус Фазлетдинов: “Иҗатка яшьләр элек-электән буын-буын, агым-агым булып килгәннәр. Бүгенге шигърият секциясендә мин андый агымга керүчеләрне күрмим”.

“Башкортостан” гәзитенең әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөхәррире, шагыйрә Лариса Абдуллина: “Әдәби әсәрләр дә тауар кебек. Ә халык сыйфатлы һәм кирәкле тауар гына ала. Күпмедер еллар узгач та әсәрләр заман сынавын уза ала икән, димәк, син сыйфатлы тауар җитештергәнсең”.

Башкортстанның халык шагыйрәсе Гөлфия Юнысова: “Әсәрләрдә ихласлык җитми. Табышлар аз”.

Шагыйрь Мәүлит Ямалетдинов: “Башкорт шигърияте классик юл белән бара. Без беренче нәүбәттә татар әдәбияты, башка төрки әдәбиятлар белән дә танышып барырга тиеш. Аларны ни борчый, нинди гамьнәр белән яналар? Сурәтләү чаралары ни дәрәҗәдә – барысын да өйрәнергә тиешбез.Төрле юнәлешләр, мәктәпләр юк. ”

Секция утырышларыннан соң семинарны тантаналы ябу чарасы узды. Һәр иҗатчы нинди дә булса номинациядә җиңүче дип игълан ителде. Аларга бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды. Чараны ябып, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, драматург Наил Гаетбай шуларны белдерде:

Драматург Наил Гаетбай
Драматург Наил Гаетбай

“Соңгы елларда өч төп милләт вәкилләренең өметле иҗатчыларын бергә җыеп мондый чаралар уздырган булмады. Ни генә дисәк тә, заман авырлыгына, икътисади көрчеккә карамый әдәби иҗат дәвам итә. Без беренче чиратта яшь иҗатчылар белән эшләргә, аларның иҗади үсешенә ярдәм итәргә бурычлы. Биредә катнашкан яшь иҗатчыларның барысы да язучы һәм шагыйрь булып китмәс. Ләкин алар әдәбиятны яратучы, китап “җенен” башкаларга да таратучы була икән, димәк, безнең эшебез бушка китмәгән.”

XS
SM
MD
LG