Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә референдум нәтиҗәләре: премьер вазифасыннан китәчәк


Дэвид Кэмерон
Дэвид Кэмерон

Британиядә референдумда Европа Берлегеннән чыгу күбрәк тавыш җыйганга Дэвид Кэмерон премьерлыктан китә

Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон, референдум нәтиҗәләре сәбәпле, октябрь аенда вазифасыннан китәчәген белдерде. 23 июнь Британиядә Европа Берлегендә калу-калмауга референдум узды. Кэмерон илнең Европа Берлегендә әгъза булып калу ягында иде. Аның сүзләренчә, илгә яңа лидерлар кирәк. Рефрендум нәтиҗәләре британнар тормышына кискен үзгәрешләр китермәячәк, ди премьер.

Европа Берлегеннән чыгуны тавыш бирүчеләрнең 52 проценты хуплады. Сайлау хокукы булган халыкның 72 проценты тавыш бирде, дип белдерелә. 1990 елдан бирле бу сайлауда катнашуның иң яхшы күрсәткече.

Референдум нәтиҗәләреннән соң җомга иртән Британиянең акча берәмлеге булган фунт стерлинг бәясе 10 процентка төште. Нефть мичкәсе бәясе 6 процентка кимеп 47,89 доллар калды.

Референдум нәтиҗәләре тәкъдим булып тора. Хөкүмәт тавыш бирүгә кадәр Европа Берлегендә булуга крашылар җиңсә берлектән чыгу эшләре башланачак дип вәгъдә иткән иде.

XS
SM
MD
LG