Русия тикшерү комитетының мөһим эшләрне тикшерү идарәсе Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхка карата җинаять эше ачкан. Аны ришвәт алуда гаеплиләр.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, Белых Киров өлкәсендә инвестиция һәм эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә канун бозучыларга ярдәм иткән өчен шәхсән үзе һәм арадашчы аркылы 400 мең евро ришвәт алганда тоткарланган.
Русия тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителүенчә, җомга көнне Белых ришвәт алганда Мәскәү рестораннарының берсендә тоткарланган.