Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан изге ана иконасы чиркәве төзелешен ЮНЕСКО белән килештерәчәкләр


Казан Кирмәне ЮНЕСКО исемлегендә булу һәм чиркәүнең аның белән якында төзелүе сәбәпле, барлык эшләрне халыкара оешма белән килештерү кирәк.

Казанда 21 июльдә башланырга тиешле Изге ана иконасы чиркәве төзелешенә әзерлек дәвам итә. Казан Кирмәне ЮНЕСКО дөнья мәдәни мирас исемелегенә кертелгән һәм әлеге чиркәүнең Кирмән янында төзелүе сәбәпле, төзелеш башланганчы барлык бу эшләрне ЮНЕСКО белән килештерергә кирәк, дип яза Татарстан митрополиясе сәхифәсе.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрекны өйрәнү институты мөдире Рамил Хәйретдинов барлык документларның ЮНЕСКО штаб-фатирына җибәрелүен әйтә. Ул бу мәсьәлә инде июль башында ук килештерелер дип өметләнә.

Төзеләчәк чиркәү Дөнья мәдәни мирасы корылмасына якын булу сәбәпле, төзелеш вакытында барлык нечкәлекләр дә истә тотылырга тиеш.

XS
SM
MD
LG