Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тагын бер урам музыкантына штраф салынды


Семен Лашкин
Семен Лашкин

Мәскәүдә Иван Харьковский 10 мең сумлык җәзага тартылды. Ул да алданрак штрафка хөкем ителгән Семен Лашкин кебек урамда музыка уйнаган булган.

Мәскәүдә музыкант Иван Харьковский урамда берничә җыр башкарганы өчен 10 мең сум штрафка тартылды. Яшь җырчы шәһәр үзәгендә 20 июнь тоткарланган.

Харьковский үзенә карата ачылган административ эшнең мәхкәмәдә 2-3 минут каралганын һәм карарның алдан әзер булганын белдерде. Үзенә штраф билгеләнүне ул "барлык хокукларның бозылуы" дип атады.

28 июнь көнне виолончелист Семен Лашкин "урамда тәртип бозуда" гаепләнеп 10 мең сумга хөкем ителгән иде. "Урамда виолончельдә уйнап канун бозып булганын белмәгән идем", диде Лашкин мәхкәмә утырышында.

XS
SM
MD
LG