Башкортстанда юкә балының бәясе 50 процентка артырга мөмкин
Башкортстанда юкә балының бәясе 50 процентка хәтле артырга мөмкин. Умартачылар моны кайбер районнарда агачларның кортлавы һәм шул сәбәпле юкәнең бал бирмәве белән аңлата. Корткычлар юкәнең яфракларын ашап бетергән. Умартачылар соңгы тапкыр мондый хәлнең 1975 елгы корылык чорында булганлыгын әйтә. Хәзер алар умарталарын башка урыннарга күчерү белән мәшгуль. Әлегә сатуда чәчкә балы гына күренә һәм аның бәясе былтыргыдан бик аерылмый.
мультимедиа
-
август 05, 2026Дроннар Уфага һөҗүм итте
-
август 04, 2026Wildberries келәтләрендә Татарстан сатучылары да тауарын югалта
-
июль 30, 2026Монреальдә "Татар аланы" узды
-
июль 28, 2026Кимендә 20 мең үлүче – Башкортстан белән Татарстан